Бәхетле балачак дөньясында
Иртән иртүк 1 июньдә район үзәгендәге "Олимп" УСЗ каршындагы мәйдан балалар белән тулган иде - монда Балаларны яклау көне хөрмәтенә бәйрәм оештырдылар. Чараны оештыручылар нык тырышканнар һәм бик бай күңел ачу программасы белән сөендерделәр.
Монда Яшьләр эшләре буенча бүлек, Балалар иҗаты үзәге, "Кайгырту" ХСХКҮ, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, БЯСМ, "Бердәм Россия" БСП-нең җирле бүлеге һәм "Яшь гвардия" оешмасы әгъзаларының бергәләшеп эш итүләре зур роль уйнады.
Бәйрәмгә башка авыллардан да төрле яшьтәге балалар килгән иде һәм, хәтта, иң кечкенәләрне дә әниләре коляскага утыртып алып килгәннәр. Татлы мамык (сладкая вата) сатучы ике палатка яныннан тукталмый гына үтеп китмәделәр, балалар үзләренең әти-әниләрен - уеннар һәм төрле конкурслар башланганчы, Чистайдан килгән комплекслы өреп һава тутырылган аттракционнарга җәлеп иттеләр. Хәер, алар түләүле булса да (10 минуты - 50 сум), үз балалары өчен әти-әниләр берни дә кызганмадылар. Менә кайда балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: батутта сикерделәр, таудан тәгәрәгәндә - мини-баскетбол кәрзиненә туп ыргыттылар. Янәшәдә генә малайлар электромобильләр йөрттеләр. Күбесе аква-грим буяулары белән буяу (битләренә) өчен "Кайгырту" ХСХКҮ хезмәткәрләрен урап алдылар. Балалар иҗаты үзәгендә түгәрәккә йөрүчеләр кулы белән ясалган әйберләр ярминкәсе балаларны да, зурларны да үзенә җәлеп итәрлек булды. Бәйләгән җанварлар, салфеткалар, сумкалар, үреп ясалган әйберләр бик матур һәм зур фантазия белән эшләнгән иде. Сатып алучылар да булгалады.
"Олимп" каршындагы зур мәйданчык һәммәсе өчен дә иркен иде. "Олимп" УСЗ бинасында урам командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар барган арада, тышкы якта җыелучыларның барысы өчен дә "Кечкенә үрдәкләр" биюе башланды. Берүк вакытта хәрәкәтле, игътибар өчен, тизлеккә реакция кебек уеннар һәм конкурслар башланды. "Бердәм Россия" БСП башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Бикбова табышмаклар әйтте, дөрес итеп җавап бирүчеләр чупа-чупс яки сок алды. Башка конкурсларда актив катнашучыларны да татлы бүләкләр көтте. Яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева тарафыннан Балаларны яклау көне темасын чагылдырган асфальтта рәсемнәр ясау конкурсында катнашучылар эшкә дәртләнеп тотындылар. Ә бу вакытта бер яктан велосипедлар үз хуҗаларын көтә иде, алар алга таба фигуралы йөртү конкурсында оста күнегүләр күрсәттеләр.
Ә мәйданчыкта исә бәхетле, күңелле балалар дөньясы хакимлек итте. Иң күңелле рәсемнәрне газетабыз сайтыннан карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев