Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бизнесны үстерүдә чикләр юк

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясе бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантия бирә. Илдә кризис булуга да карамастан, эшмәкәрлеккә республика ярдәменең бер генә чарасы да юкка чыгарылмаган. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны актив үстерү бурычы куя. Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова белән безнең әңгәмәбез Яңа Чишмә районында...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясе бизнесны үстерү өчен ышанычлы гарантия бирә. Илдә кризис булуга да карамастан, эшмәкәрлеккә республика ярдәменең бер генә чарасы да юкка чыгарылмаган. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдына кече һәм урта бизнесны актив үстерү бурычы куя.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова белән безнең әңгәмәбез Яңа Чишмә районында эшмәкәрлекне үстерү буенча эшләрнең ничек торуы турында барды.
-Луиза Камиловна, кече һәм урта бизнеста бездә ничә субъект бар һәм алар нинди өлкәләрдә эшлиләр?
-Агымдагы елның 1 мартына булган торыш буенча бездә 365 эшмәкәр теркәлгән. Аларның күпчелеге сәүдә өлкәсендә, аннан соң җәмәгать туклануы предприятиеләре, икмәк пешерү, төзелеш материаллары җитештерүдә, гаилә фермаларында хезмәт куялар. Хуҗалык итүче субъектлар структурасында район территориясендә кече һәм урта бизнес 44%ны били. Акча белән исәпләгәндә кече һәм урта эшмәкәрлек өлеше 2014 елда тулаем территориаль продуктта 13,3% тәшкил итте яки 1,7 млрд.сум.
-Бизнесның төп өлеше, әлбәттә, куллану товарларын сатуга туры килә, әмма бизнес үсеше башка өлкәләрдә дә күзәтелә, шулай түгелме?
-Әйе, дөрес. 135 сәүдә объектында 2014 елда 1 млрд.сумнан артыклык товар сатылган (җан башына 78,8 мең сумлык, бу 2013 елдагыдан 16 мең сумга күбрәк).
Эшкәртү сәнәгате үсеш ала - бу өлкәдә җиде эшмәкәр шөгыльләнә. Шуларның бишесе икмәк пешерү белән мәшгуль, 2014 елда 1552 тонна икмәк-күмәч әйберләре җитештерелгән, бу исә халык ихтыяҗын әлеге төр продукциядә тулысынча тәэмин итә дигән сүз. Бер предприятие колбаса әйберләре, тагын берсе 8 төрдәге сөт продукциясе җитештерә (2014 елда 740 тоннадан артык продукция сатылган).
Җәмәгать туклануы предприятиеләренең саны арта. Соңгы ике елда 4 яңа объект ачылды һәм хәзер районда 1200 урынлык 19 нокта бар (җәмәгать туклануы). 2014 елда аларның әйләнеше 128,5 млн.сум тәшкил итте.
-Бизнес өлкәсендә ничә кеше шөгыльләнә?
-Кече һәм урта бизнес предприятиеләренең саны арту халыкның эшле булуына да уңай йогынты ясый. 7800 икътисадый актив халыкның 1900 гә якыны (24%) бизнес өлкәсендә эшли һәм аларның уртача хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе тәшкил итә. Кече һәм урта бизнестан җирле бюджетка барлык үзкеремнәр күләменнән 20% салым кергән.
-Кече һәм урта бизнеска ярдәм итүдә республика программаларының берсе булып "Лизинг-грант" программасы тора. Безнең эшмәкәрләр анда ничек катнаша?
-Республика җитәкчелегенә әлеге программа өчен зур рәхмәт белдерәбез. 2014 елда гына да аның буенча 15,1 млн. сум күләмендә субсидия алынды, ә программа гамәлгә кергәннән бирле - 25,6 млн.сум. Районның эшлекле (булдыклы) кешеләре аларны пластик тәрәзәләр, профнастил, керамзит блоклар, он, пычкы материаллары һ.б. җитештерү өчен җиһазлар сатып алуга тоттылар.
Шулай ук Мәшгульлек үзәге аша үзмәшгульлек программасы буенча республика ярдәме дә күрсәтелә. Соңгы 5 елда шушы программа буенча үз эшләрен оештыруга һәм ачуга 48,5 млн.сум күләмендә ярдәм күрсәтелде.
Әңгәмәбез ахырында шунысын да билгеләп үтәсем килә, район Советы һәм башкарма комитеты булдыклы яңачишмәлеләрнең бизнесны алып бару өчен уңайлы шартлар булдыруга юнәлдерелгән конструктив тәкъдимнәре өчен һәрчак ачык.
-Эчтәлекле әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт.
Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды
("Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү чаралары" - бу турыда тулырак мәгълүмат "Атна вакыйгалары"нда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев