Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәладән баш-аяк

Тиз­дән боз­лар ки­тәр, яз­гы та­шу баш­ла­ныр һәм мо­ңа нык­лап хә­зер­лә­нер­гә ки­рәк (хә­ер, яз­гы та­шу иң кур­кы­ныч та­би­гать бә­ла-ка­за­ла­ры биш­ле­ге­нә ке­рә). Азат МУ­СИН Ра­йон­да 7 то­рак пункт­ка су ба­су кур­кы­ны­чы яный (Яңа Чиш­мә, Пет­ро­па­вел, Ар­хан­гел Бис­тә­лә­ре, Ле­ни­но, Горш­ко­во, Әдәм­сә һәм Зи­рек­ле), бу то­рак пункт­лар­да­гы кур­кы­ныч зо­на­лар­да 470 йорт ур­наш­кан һәм алар­да...

Тиз­дән боз­лар ки­тәр, яз­гы та­шу баш­ла­ныр һәм мо­ңа нык­лап хә­зер­лә­нер­гә ки­рәк (хә­ер, яз­гы та­шу иң кур­кы­ныч та­би­гать бә­ла-ка­за­ла­ры биш­ле­ге­нә ке­рә).

Азат МУ­СИН

Ра­йон­да 7 то­рак пункт­ка су ба­су кур­кы­ны­чы яный (Яңа Чиш­мә, Пет­ро­па­вел, Ар­хан­гел Бис­тә­лә­ре, Ле­ни­но, Горш­ко­во, Әдәм­сә һәм Зи­рек­ле), бу то­рак пункт­лар­да­гы кур­кы­ныч зо­на­лар­да 470 йорт ур­наш­кан һәм алар­да 1404 ке­ше яши.

22 март­та ра­йон ГТХ ко­мис­си­я­се­нең "Яз­гы та­шу-2012" пла­нын га­мәл­гә кер­тү бу­ен­ча ки­ңәй­тел­гән уты­ры­шы бу­лып үт­те. Уты­рыш­та яз­гы та­шу чо­рын­да ке­ше­ләр­гә ва­кы­тын­да яр­дәм күр­сә­тер­гә ти­еш­ле бар­лык ст­рук­ту­ра бү­лек­чә­лә­ре­нә бу­рыч­лар җит­ке­рел­де. Шу­лай ук һәр авыл җир­ле­ген­дә эш пла­ны эш­лән­гән, хәл­ләр­не конт­роль­дә то­ту һәм ки­рәк бул­ган­да ки­чек­тер­ге­сез ча­ра­лар ка­бул итү өчен җа­вап­лы ке­ше­ләр бил­ге­лән­гән.

Ра­йон­да боз ты­гы­лу кур­кы­ны­чы яна­ган ике учас­ток бар (ра­йон үзә­ген­дә һәм Ар­хан­гел Бис­тә­сен­дә) һәм боз­ны шарт­ла­ту эш­лә­ре алып ба­ру өчен ра­йон­ның ГТХ ко­мис­си­я­се рес­пуб­ли­ка­да­гы ти­еш­ле хез­мәт­ләр­гә за­яв­ка бир­гән ин­де.

Ра­йон тер­ри­то­ри­я­сен­дә 13 гид­ро­тех­ник ко­рыл­ма (бу­а) бар һәм алар ко­мис­сия та­ра­фын­нан тик­ше­рел­гән. Кай­бер­лә­рен­дә су көз­дән үк җи­бә­рел­гән, кал­ган­на­ры конт­роль­дә то­ра һәм ки­рәк чак­та су агы­зы­ла­чак.

Су ба­су кур­кы­ны­чы яна­ган урын­нар­да яшәү­че ха­лык­ка да ва­кы­тын­да әзер­лек эш­лә­ре алып ба­рыр­га ки­рәк.

Су кү­тә­рел­гән­дә һәм су ба­су кур­кы­ны­чы ту­ган­да:

- газ­ны, су­ны, электр­ны сүн­де­рер­гә;

- азык-тө­лек­не, кыйм­мәт­ле әй­бер­ләр­не, ки­ем­нәр­не чор­ма­лар­га, тү­бә­ләр­гә кү­че­рер­гә;

- мал-ту­ар­ны би­ег­рәк (ал­дан хә­зер­лән­гән) урын­га кү­че­рер­гә;

- бас­кыч­лар, ар­кан­нар, йө­зә тор­ган ча­ра­лар хә­зер­ләр­гә ки­рәк.

Эва­ку­а­ци­я­ләү ту­рын­да ки­сә­тү ал­ган бул­са­гыз:

- 3 көн­лек тук­ла­ну за­па­сы җы­яр­га;

- ме­ди­ци­на ап­теч­ка­сы, җы­лы ки­ем­нәр хә­зер­ләр­гә;

- до­ку­мент­лар­ны су үт­мәс­лек па­кет­ка тө­рер­гә;

- ва­кыт бул­са, ишек­ләр­не йо­зак­ка бик­ләп, тә­рә­зә­ләр­не то­ма­лар­га ки­рәк.

Су ки­сәк кү­тә­рел­гән­дә, юга­ры­рак җир­гә урн­ашыр­га, па­ни­ка­га би­рел­мәс­кә, кот­ка­ру­чы­лар­га хәл­ләр ту­рын­да хә­бәр итәр­гә ки­рәк. Экст­ре­маль хәл­ләр­дә яр­дәм со­рап мө­рә­җә­гать итү өчен те­ле­фон­нар:

1. Ян­гын сүн­де­рү - кот­ка­ру хез­мә­те - 01, 2-30-01, 2-29-07, (кә­рәз­ле­дән 112)

2. По­ли­ция - 02, 2-26-73

3. Ашы­гыч яр­дәм - 03

4. ТР бу­ен­ча РФ ГТХМ-ның өл­кән опе­ра­тив ки­зү то­ру­чы­сы - 8(843) 227-46-46

5. Бә­ла-ка­за­лар оч­ра­гын­да опе­ра­тив ме­ди­ци­на ки­зү то­ру­чы­сы - 8(843) 293-49-95

6. ТР бу­ен­ча ГТХМ кар­шын­да­гы эз­ләү -кот­ка­ру хез­мә­те - 8 (843) 272-43-12

7. Яңа Чиш­мә му­ни­ци­паль ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты - 2-20-09, 2-20-02, 2-20-07

8. Яңа Чиш­мә авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты - 2-20-08

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев