Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

бүләкләргә бай бәйрәм

Тиздән яңа ел җитә, рекламалар карап, бала-чага Кыш бабай алып киләсе бүләкләр турында хыяллана башлый. Ә бәяләре... Яңа ел алды көнендә алар сикергәләргә дә мөмкин.

Кайбер алдан күреп эш итүче хуҗабикәләр яңа елга алдан әзерләнә башлыйлар. Шулай да, күпчелеге кибетләрдә бәйрәм алдыннан гына йөрүне хуп күрә. Чөнки хезмәт хакы алмый торып, кибеттә йөреп булмый бит. Шунысы беленде, бүләкнең иң күбе декабрь урталарында алына икән. Сәнәгать товарлары кибетләрен әйләнеп, без сатып алучылардан яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә ата-аналары балаларын нинди бүләкләр белән сөендерүләре турында кызыксындык. Бер уңайдан сатучылардан кибеттә булган яңа ел әйберләренең ничегрәк сатылуы турында да сораштык.
Район үзәгендә кибетләрдә Яңа елга кирәкле бар нәрсәне дә табып була. Бәяләре дә риза булырлык: маскарад костюмы 350-700 сум, принцессалар өчен иң арзан күлмәк - 550, иң кыйммәте 2000 сум тора. Уенчыклар, яңа ел уеннарын да кесәңдәге акчаңа карап сайлап алырга була.
Бүләкләр сатылучы бер кибеттә ике кечкенә оныгы булган Нина әби Митрясова чыршыга эләр өчен ялтыравыклар алды.
-Ничек инде балаларны сөендермисең ди. Алар өчен яңа елга акчамны алдан җыеп куям. Узган елдагы күк, дүрт мең сум туздырырмындыр, мөгаен. Ә туздырмый кая барасың? Бүләк биргәндә бала күзләрендәге чиксез сөенечне күрсәгез сез, моңа бернинди акча да кызганыч түгел. Алар бит әле чыршы төбенә дә күз төшерә, анда да ни дә булса куярга кирәк. Оныкларыма күбәләк һәм пират костюмнары сатып алып куйдым инде, - ди Нина әби.
-Без Кыш бабайга нинди дә булса бүләк сорап хат "язабыз", ул бүләкне яхшы тәртипләре һәм укулары өчен дип сорыйбыз. Өлкән улыбыз Playboy уен приставкасы сорый, ә кечесе әле уйлый. Бу чыгымнар гаиләбез бюджетында беренче урында тора, - диләр ирле-хатынлы Радик һәм Наталья Бикмөхәммәтовлар.
Кыш бабайга хат юлламаучы зуррак яшьтәге балалар бүләкне инде үзләре сайлый. Кибет хуҗасы Тамара Мамедова: - Безнең 14 яшьлек оныгыбыз, миңа бүләк кирәкми, 1000 сум акча гына бирегез дә бүләкне компьютерлар сатыла торган кибеттә үзем сайлап алам, дип әйтә ди.
Кибеткә Тамара Соколова килеп керде, ул өч яшьлек оныгына төсле рәсемнәр төшерелгән китаплар сатып алырга булды. Минем оныгым җырлый, әкиятләр сөйли, табышмаклар чишә торган зур курчак күргән, өч мең сум тора. Минем пенсиям дә җитми, чөнки ваклап түләү шарты белән фатир сатып алдым. Менә уйлап торам әле, фатирга түләргәме, әллә оныгымның күңелен күрергәме. Кыш бабай алып килер, кызым, дип тынычландырдым инде үзен. Ни эшли аласың, әнисе белән икәүләп алып бирергә туры килер инде.
Өлкәннәргә бүләк бирү турында да онытмаска кирәк. Сәнәгать товарлары сатыла торган кибет сатучысы Ирина Карякина яңа елга кайткан товарларны күрсәтте һәм үзенең ничек яңа елны каршы алырга җыенуы турында сөйләде. -Мин һәрчак, кечкенә генә булса да, якыннарыма бүләкләр бирәм. Кызым һәм киявемне дә сөендерергә тырышам. Хәзер бит кибетләрдә җаның ни тели - шул бар. Оныгым Димага йомшак уенчык бүләк итәрмен дип торам. Үземә дә берәр күлмәк аласым килә, - ди ул. Бүләкләрдән тыш, яңа ел табыны да әзерлисе бар бит әле. Кемнән генә сорасаң да, бозылмый торган продуктларны хәзер үк алып куярга була, ә башкаларын сатып алуны соңгы көнгә калдырабыз, диләр.
Көн дә бәйрәм түгел, акчаны уйлап, белеп кенә тотсаң, туздырганың үзеңә һәм гаиләңә файдага гына була, бәйрәм дә күңелле уза.
Киңәшләрегезне һәм кызыклы бәйрәм рецептларыгызны сез газетабызның novoshishminsk.ru сайтында калдыра аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев