Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Борчак уңган

"Зу­бов В.С." КФХ-да бы­ел 300 га мәй­дан­да бор­чак чәч­кән­нәр һәм ул бик уң­ган. Бор­чак гек­та­ры­на 25 цент­нер уңыш бир­гән. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Вла­ди­мир Зу­бов "Ф­лаг­ман-10" сорт­лы бор­чак­ны өч ел элек Ря­зань өл­кә­сен­нән алып кайт­кан бул­ган. Бу сорт бор­чак­ны ту­ры­дан-ту­ры урып-җы­яр­га да мөм­кин, ул җир­гә ят­мый. Сук­ты­ру­ның бе­рен­че көн­нә­рен­дә уңыш гек­та­ры­на 33 цент­нер да чык­кан. Ир­тә срок­та чә­чел­гән со­лы да уң­ган. Язын, 18 ап­рель­дә без хә­зер ур­ды­рыл­ган ба­су­да бул­ган идек. Со­лы­ның уңы­шы гек­та­ры­на 40 цент­нер ча­ма­сы чы­га­чак.

60 гек­тар со­лы­ны ком­байн­чы Алек­сей За­ха­ров (рә­сем­дә уң­да) ЖЗБ-4,2 ур­гыч­лы СК-5 ком­бай­ны бе­лән ур­дыр­ган. Хә­зер ул бор­чак ур­ды­ру­ны тө­гәл­ли, тиз­дән ар­па­га кү­чә­чәк, бу куль­ту­ра исә 492 гек­тар мәй­дан­да чә­чел­гән һәм бик ма­тур бу­лып үс­кән. Ком­байн­чы Ми­ха­ил Во­ро­же­ин бор­чак сук­ты­ру бе­лән мәш­гуль, 50 тон­на­га якын сук­тыр­ган да ин­де. Ком­байн­нар сук­тыр­ган бар­лык аш­лык­ны (сук­ты­ру­да та­гын фер­мер Фәр­хат Вә­ли­ев­ның ике ком­бай­ны эш­ли) Ка­мАЗ шо­фе­ры Алек­сандр Сте­па­нов (рә­сем­дә сул­да) та­шы­ган. Фер­мер Зу­бов­ка иген­нәр­не ек­ты­ру­да "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сын­нан "Маг­дон" яр­дәм итә. Ху­җа­лык­та урак­чы­лар­ны аша­ту оеш­ты­рыл­ган. Ни­ко­лай Зу­бов ГА­Зель ав­то­ма­ши­на­сын­да төш­ке аш­ны кыр­га алып чы­га, та­ра­тып йө­ри. Тех­ни­ка ва­ты­ла-җи­ме­ре­лә кал­са, эре­теп ябыш­ты­ру­чы Ви­та­лий Фе­до­ров аны ба­су­да ук тө­зә­тер­гә әзер.

Дү­шәм­бе көн­не ху­җа­лык­та яшел азык­ка 60 гек­тар рапс чәч­те­ләр. Чә­чү­дә трак­тор­чы Ни­ко­лай Има­ров эш­лә­де, ор­лык­лар­ны Алек­сандр Сте­па­нов та­шып тор­ды.

Фер­мер ху­җа­лы­гын­да кыш­ла­ту­га азык хә­зер­ләү ту­рын­да да кай­гыр­та­лар. 120 гек­тар берь­ел­лык үлән ба­су­ын­нан 600 тон­на пе­чән хә­зер­лә­гән­нәр, 150 гек­тар мәй­дан би­ләү­че ку­ку­руз да күк­рәп үс­кән, ан­нан бик әй­бәт си­лос чы­га­чак.

Урып-җыю эш­лә­ре ко­лач ала ба­ра, "Зу­бов В.С." КФХ-да аңа уңыш­лы ке­реш­кән­нәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X