Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ботканы май бозамы?“

Һәркемгә мәгълүм булган шушы әйтемнең һәрвакыт дөреслеккә туры килү - килмәвен без контроль-хисап палатасы белгече Татьяна Лазарева белән берлектә балалар туклануын тикшерү буенча чираттагы рейдта ачыкларга тырыштык.

Әлбәттә, май сыйфатлы булса гына ботка бозылмас. Балалар учреждениеләренә китерелә торган атланмай (һәм ул гына да түгел) һәрчак сыйфатлы буламы соң?
-Майның сыйфаты мактанырлык түгел. Ни өчен безгә яхшыракны, мисал өчен, Яңа Чишмә маен китерергә теләмиләр? - дип зарланды Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры Ольга Лазарева. - Декабрьдә бик начар май бирделәр. Мин "Форсат" ҖЧҖ-гә (китереп торучы) шалтыраттым. Шундый партия килде, дип җавап бирделәр. Иң яхшысы балаларга, диләр бит әле тагын.
-Боткага салыр өчен эреткәч, ул май һәм суга аерылды, - дип раслады ашханә мөдире Светлана Шерстобитова. -Күптән түгел китерелгәне яхшырак иде. Эреткәч, бераз булса да анда сөт бар иде.
Яңа Чишмә гимназиясендә продуктларны саклау шартларын, аларның сертификатларга туры килүен һ.б. тикшергәч, без ашханә мөдире Фәридә Фасыйховадан: "Атланмай ничегрәк?" - дип сорадык. Ул исә: "Маргарин дисәң дөресрәктер", - дип кенә әйтә алды.
Кайчандыр мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына сөтне һәм майны Яңа Чишмә КМС заводыннан китергәннәр һәм, контрактлар белән эшләү буенча РМБ белгече сүзләре буенча, аларның сыйфатына шикаять итүче булмаган. - Ни өчен балалар өстәлләрендә хәзер алар юк? - дип шалтыраттык без завод директоры Федор Бурчинга.
-Без бик теләп китерер идек. Тик безнең май аукцион сатулашуларда үтми, чөнки ул кыйммәт һәм килограммы 255 сум тора.
Икенче көнне без Красный Октябрьдәге балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә булдык. Анда да шул ук хәл.
-Боткага бу майны салып булмый, чөнки тәмсез, - диделәр мәктәптә.
- Ипи өстенә дә сөртә алмыйбыз, балалар авыз итеп карыйлар да, йөзләрен җыерып, ашаудан баш тарталар, - дип җавап бирде бакчаның хуҗалык мөдире Ольга Шәвәлиева. - Хәер, соңгы тапкыр китергән майның тәме бераз ярыйсы иде. Тиздән тикшерү килде, проба ясау өчен бераз алдылар, май яхшы, диделәр.
Шул ук балалар бакчасында бер ай элек Архангел Бистәсендә җитештерелгән сөт белән дә бер күңелсез очрак булган. -Бер литрлы 25 пакет китерделәр, яраклылык срогы туры килә. Шунда ук кайнатырга куйдык, сөт эреп чыкты. РМБ-гә хәбәр итәргә туры килде, - дип сөйләде Ольга Шәвәлиева.
Белем бирү учреҗдениеләренең барлык дүртесендә дә "Пищевик" ҖЧҖ-дә җитештерелгән икмәккә карата тәнкыйть сүзләре булды. Ипи һәрчак каты, яңа пешкәне бик сирәк китерелә икән. Март башларыннан бирле әле яхшыны китергәннәр, алга таба ничек булыр - билгесез. Ит, балык, яшелчә-җиләк-җимешләр белән тәэмин итүчеләргә карата беркемнән дә гаепләү сүзләре ишетмәдек, сыйфатлыны һәм тиешле хәлдә (суытылган һ.б.) китерәләр.
Ашханәләрдә ашамлыкларның витаминга бай булуын ачыкладык - һәр көнне лимонлы чәй (балалар бакчаларында) яки пакетларда С витамины белән чиратлаштырыла (мәктәпләрдә). Әгәр дә пищеблоклар яшелчә турау цехы белән җиһазланган булса, кәбестә, чөгендер, кишер салатлары әзерлиләр, әгәр ул булмаса, яшелчәләрне балаларга порцияләп бирәләр. Үткән елның көзеннән ризыклар әзерләүнең технологик карталары тәртипкә китерелгән. Алар, яңа меню кебек, мәктәпләр өчен - 12, балалар бакчасы өчен 10 көнлек итеп РМБ-дә үзәкләштерелеп эшләнгән. Мәктәп ашамлыкларын төрләндерү өчен менюга өстәмә кушымта кирәк.
- Балалар бакчаларындагы менюда бераз җитешсезлекләр бар, аларны төзәтәчәкбез, - дип хәбәр итте балалар туклануы буенча РМБ-дә белгеч-технолог Наталья Вәлиева.
Кабат атланмай темасына күчик әле .Хәзер ул Балтач май -сөт комбинатыннан кайтартыла (бер килограммы 176 сум). Әлеге җитештерүченең шушы продукциясе белән туган хәлләргә (ачыкланганча, йә яхшы, йә начар) ачыклык кертү өчен без түбәндәге җаваплы шәхесләргә мөрәҗәгать иттек:
РМБ начальнигы Александр Еронтьев: - Комбинат биргән документлар буенча продукт тулысынча ГОСТ-ка, аукцион документларының сертификатларына һәм техник характеристикасына тулысынча туры килә һәм монда бәйләнер урын юк.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)Факттагы сыйфаты исә җитештерүченең намусында кала, әмма белем бирү учреждениеләре җитәкчеләреннән рәсми мөрәҗәгатьләр булмады. Мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр буенча отчетларга анализ ясап, күпчелек җитәкчеләрнең атланмайның сыйфатына дәгъвалары юк дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Ә "тәме турында", кем әйтмешли, "бәхәсләшмиләр". Алар тарафыннан "Пищевик" ҖЧҖ җитештергән икмәкнең сыйфаты һәм китерү срокларына кагылышлы язмача мөрәҗәгатьләр булды, хәзер без әлеге продукция белән тәэмин итүчегә карата рәсми дәгъва әзерлибез. Мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә килгәндә, китерелгән продуктларны кабул итеп алганда игътибарлырак, җаваплырак булулары сорала, бу хакта без алар катнашында үтә торган киңәшмәләрдә һәрчак әйтеп торабыз.
ТР буенча "Роспотребнадзор" Идарәсенең Чистай районы һәм Чистай шәһәре территориаль бүлеге начальнигы урынбасары вазыйфасын башкаручы Гөлфирә Мостафина:
- Әгәр дә продукция тиешле таләпләргә җавап бирми дигән шик туса, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре РМБ-гә язмача хәбәр бирергә тиешләр. Мәгариф бүлеге исә тәэмин итеп торучыларга дәгъва белдерүе төзергә тиеш. Мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре сыйфатсыз продукциягә тап булганда тикшерү үткәрү өчен үзләре үк турыдан-туры безгә мөрәҗәгать итә алалар һәм шулай эшләргә тиешләр дә. Сыйфатсыз продуктлар уңаеннан алар тарафыннан язмача мөрәҗәгать булмады. Атланмайда үсемлек майлары булуын ачыклау анализларын Казанның "Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ үткәрә, сайлап алганнан соң без шунда пробаларны җибәрәбез. Мөрәҗәгатьләр кергәннән соң без бу анализларны ясыйбыз һәм шушы нәтиҗәләр нигезендә законда каралган тиешле чаралар кабул итәргә мөмкин.
Роман Губкин, контроль-хисап палатасы җитәкчесе:
- Контроль-хисап палатасы өчен әлеге проблема беренче тапкыр гына килеп чыкмады инде. 2012 елның сентябрендә "Ландыш" балалар бакчасында һәм Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә республика Хисап палатасы вәкиле белән берлектә планлы тикшерү барышында без ашамлыкларның сыйфаты белән кызыксынган идек. Тикшерү барышында атланмайның һәм сырның сыйфаты, аерым алганда, тышкы күренеше буенча (шулай ук әлеге учреждение хезмәткәрләре җаваплары буенча да) бездә шик тудырды. Шуннан соң 2012 елның 26 сентябрендә районның Контроль-хисап палатасы тарафыннан әлеге ике төр продукция үрнәкләрен аларның билгеләнгән таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерү өчен ТР буенча "Роспотребнадзор" Идарәсенең Чистай районы һәм Чистай шәһәре ТБ начальнигы Р.А. Хәйретдинов исеменә рәсми гариза җибәрелгән иде.
Озакламыйча алынган проба нәтиҗәләре билгеле булды. Рәсми җавапта болай диелгән: "Балтач ш.т поселогында "Вамин-Татарстан" ААҖ филиалы Балтач май-сөт комбинатында җитештерелгән "Крестьянское" атланмае "Сөткә һәм сөт продукциясенә техник регламент" ФЗ (№88), ГОСТ Р52969-2008 таләпләренә туры килми. Кострома өлкәсеннән "Макарьевские сыры" комбинатында җитештерелгән "Пошехонский" сырында холестерин табылган, бу да ГОСТ таләпләренә һәм техник характеристикага туры килми дигән сүз".
Тикшерү нәтиҗәләре район җитәкчелегенә. РМБ гә җиткерелгән. Бергә теркәп җибәрелгән документлар буенча майга карата булган техник характеристикалар үтәлгән, әмма, анализ күрсәткәнчә, аның сыйфаты аларга туры килми.
Чаралар күрү өчен Роспотребнадзорның безнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре анализ нәтиҗәләрен Балтачтагы коллегаларына җибәргәннәр. Чаралар кабул итү барышында товар белән тәэмин итеп торучы "Форсат" ҖЧҖ әлеге җитештерүче маеннан баш тарткан.
- Роман Александрович, сезнеңчә,туган әлеге хәлдән чыгу юллары бармы?
- Гомумән, беренче чиратта, китерелгән туклану продуктларын кабул иткәндә аның сыйфатына җитди игътибар итү кирәк, муниципаль заказда билгеләнгән характеристиканың (тасвирламаның) бергә теркәп җибәрелә торган документларда күрсәтелгән характеристикага туры килүен тикшерергә, чөнки товарны, эшне, хезмәтләрне кабул итү буенча бар җаваплылык та нәкъ менә учреҗдениеләр өстенә төшә. Шик туса, тиз арада РМБгә хәбәр итәргә кирәк, яхшырыр әле дип көтәргә ярамый, чөнки намуссыз җитештерүчене (тәэмин итүчене) кулдан ычкындыруың бар, тимерне кызуында сугу хәерле, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Намуссыз җитештерүчеләр, продукциясенең сыйфаты техник характеристикада күрсәтелгәннән түбән булса да, сатулашканда алдаша, үзләрен күрсәтә беләләр. Балтач маеның үзгәрүчән сыйфатта партия - партия килүеннән мәктәп һәм балалар бакчасында проблема үзеннән-үзе хәл ителер дип өметләнәләр ахрысы.
Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Надежда Попкова:
-Кемнең мае яхшы яисә начар булуында һәркемнең үз фикере бар. Кемгәдер Яңа Чишмәдә җитештерелгән май ошый, ә кемгәдер- юк. Майның чын сыйфаты турында бары бик дөрес документлар (продуктка булган сертификат) яисә китерелгән продуктның туры килүе турында компетентлы орган экспертизасы нәтиҗәсе буенча гына фикер йөртергә була. Шикле булганда мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә ашыгыч рәвештә тиешле урынга хәбәр итәргә кирәк. Алар үзләре дә, юридик шәхес буларак, Роспотребнадзор, Контроль-хисап палатасы кебек тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Балалар учреждениеләре җитәкчеләренә активрак булырга, сыйфатсыз продукт турында оператив төстә хәбәр итәргә кирәк. Чөнки балалар учреждениеләре җитәкчеләре безнең балаларыбызның нәрсә ашаулары өчен турыдан-туры җаваплы өлкән кешеләр чылбырының соңгы звеносы булып тора. Алар моны аеруча истән чыгармаска тиеш.
Ни өчен балалар өстәленә "маргарин мае" эләгүе дәвам итүне тикшерергә кирәк. Бу фактка ничек юл куймаска кирәклеген компетентлы һәм җаваплы кешеләр хәл итәчәк. Атланмай, ипи һәм сөт кебек, даими ризык булып санала һәм һәр көнне ботканы, бигрәк тә балаларныкын, начар май салып бозу һич тә ярамый.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев