Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бозаулар үлеменә юл куелмый

Бозаулар үрчеме алу, аларның сакланышын тәэмин итү буенча Татьяна Белоглазованың фермер хуҗалыгы район авыл хуҗалыгы оешмалары арасында алда баручыларның берсе булып тора.

-2013 елда хуҗалыкта 452 баш бозау алынды, 100 сыерга исәпләгәндә 150 бозау туры килә,- диде хуҗалыкның баш зоотехнигы Алексей Кучинский. - Алар бездә өч яшь төркеме буенча бүленгән.
Яңа туган бозауларны ике Наталья - Павлюк һәм Мельникова - карый һәм үзләренә йөкләнгән бурычны тиешле дәрәҗәдә башкаралар.
-Кагыйдә буларак, бозаулау вакыты җиткән сыерлар аерым боксларга күчерелә һәм бозаулаганнан соң бозаулар бер тәүлек әниләре янында торалар, - дип сөйли 15 ел бозау караучы булып эшләүче Наталья Павлюк. - Аннары, зооветбелгечләр караганнан соң, без аларны салкын алым белән асрый торган бинага күчерәбез һәм аннан соң, кабат белгечләр карагач, гомуми төркемгә кертәбез.
Бүген аларның бозаулар абзарында 2 айга чаклы булган 174 баш бозау бар (кайчакларда бозаулар саны 200 гә җитә). Аларның төп бурычы - бозауларга вакытында сөт эчертү һәм аларның сакланышын тәэмин итү.
- Кызлар намус белән эшли, әйтергә кирәк, алар көн буе бозаулар янында, кайгыртучанлык күрсәтеп, тырышып эшләүләре бозауларның сакланышын тәэмин итә, бозаулар да азрак үлә, - ди Алексей Кучинский.
Наталья Мельникова фермада 5 нче елын эшли, ә моңа кадәр 18 ел хуҗалык бухгалтериясендә эшләгән һәм үзенең җылы кабинетын терлекчелек бинасына алыштыруына бер дә үкенми.
Гыйнварның беренче яртысында хуҗалыкта 60 тан артык бозау алганнар, ә салкын алым белән асрауда - 85 бозау, анда аларның микроклиматы һәм үз бүлмәләре бар. Бозауларның барысы да көр, сәламәт һәм чиста, монда инде Наталья Павлюк һәм Наталья Мельникованың күрсәткән хезмәт өлешләре зур.
Бозау караучыларның хезмәт хаклары аена 11-12 мең сум, хезмәт хакы 1 айга соңлап түләнә. Аларның ирләре дә шул хуҗалыкта эшли, шәхси хуҗалыкларында үзләре дә байтак терлек асрыйлар.
- Ни өчендер соңгы вакытларда шәхси хуҗалыктан тапшырылган сөт өчен исәп-хисапны даими ясамыйлар, - дип зарланды Наталья Павлюк безнең белән сөйләшкәндә (аларның хуҗалыгында 3 сыер бар). Аның сүзләрен без Архангел авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюкка җиткердек һәм ул моңа ачыклык кертергә вәгъдә итте.
Р. S. Әлеге язманы бастырырга әзерләгәндә Нина Сердюк безгә акча күчерүдә тоткарлыклар булуын хәбәр итте. Үткән атна ахырында акча килгән һәм декабрь өчен (1 килограммын 17 сумнан) сөт тапшыручылар белән исәп-хисап ясаганнар, ә бүген - гыйнварның беренче яртысы өчен.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X