Бозаулату башланды
"Архангельское" КФХ" ҖЧҖ"тә беренчеләрдән булып тудыру бүлеген ремонтлап, буаз сыерларны шунда урнаштырганнар. Биш баш сыер беренче 8 көндә уңайлы шартларда бозаулап та куйган. Евгений СТАРОВ
Тудыру бүлеге иске бинага урнашкан һәм аңа ремонт бик тә кирәк иде. Хуҗалык администрациясе яллаган төзүчеләр нык тырышканнар. Агач идәннәр тулысынча алыштырылган, яңалары озакка чыдарга тиеш, эшләү технологиясе үзгә.
Башта аркылыга салынган бүрәнәләр астына кызыл балчык кайтартылган, аның өстенә нефть промышленносте калдыклары агызылган, тактага да шулар сеңдерелгән, хәзер идәннәр аз дигәндә 5 ел хезмәт итәргә тиеш. Бинада үтеп йөрү юллары ремонтланган, вакуум үткәргеч буялган. 11 сентябрьдән башлап тудыру бүлегенә буазлыгы зур булган 30 баш сыер урнаштырылган. Бинада шартлар уңайлы, микроклимат әйбәт, ашату - тулы кыйммәтле. Бозаулар өчен салкын алымда асрауга аерым читлекләр ясалган, анда дезинфекция үткәрелгән, пычкы чүбеннән аслык хәзерләнгән. Соңгы араларда хуҗалыкта макроминерал өстәмәләрне киң куллана башлаганнар. Терлекчелектә баш технолог булып эшләүче Алексей Кучинский ферментлы ботканың дөрес хәзерләнүен күзәтә, аны куллану сөт җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирә, яңа туган бозауларның сакланышын арттыра.
8 айда сөт җитештерү узган ел белән чагыштырганда 620 центнерга артып 11374 центнер тәшкил иткән, уртача тәүлеклек артым 46 граммга артып, 634 грамм тәшкил иткән. Шушы чорда 250 баш сыердан 316 баш бозау алынган. Бозаулар тулысынча ремонтланган абзарларга күчерелгән. Яшь бозауларны Наталья Павлюк белән Наталья Мельникова әйбәтләп карыйлар, өч төркемгә бүленгән зурракларын оныгы Олег Мельников белән Иван Шумков карый. Тудыру бүлегендә сыерларны Ольга Забродина үзе генә сава, терлекләрне Анатолий Забродин карый.
Якын көннәрдә фермага килә торган суүткәргеч алыштырылачак. Иске тимер торбаларны полиэтиленнан эшләнгән яңалары алыштырачак. Савым көтүе әлегә җәйге лагерьда, маллар рәхәтләнеп кырда утлап йөриләр, өстәмә азык та алалар. 18 сентябрьгә хуҗалыктан май заводына сөт узган елдагыдан 784 килограммга күбрәк тапшырылган. Терлекчелек проблемаларына даими игътибар бирү әйбәт нәтиҗәләргә ирешергә; савымны һәм артымны арттырырга мөмкинлек бирә.
Рәсемдә: О. Забродина һәм Н. Мельникова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев