“Бу авылга хастаханә бик кирәк…”
Үткән җомга, 13 сентябрьдә шатлыклы вакыйга булып узды, Зирекледә капиталь ремонттан соң участок хастаханәсе ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов һәм республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлтдинов катнашты.
- Моннан 6-7 ел элек участок хастаханәсен "оптимальләштерү" сылтавы белән ябарга да теләделәр, - ди РҮХ баш табибы Ришат Билалов. - Әмма район җитәкчелеге, РҮХ коллективы һәм участок хастаханәсе, шулай ук район халкы тырышлыгы белән саклап кала алдык һәм бу төптән уйланылмаган карар юкка чыгарылды.
1969 елдан башлап җирле участок хастаханәсе безнең райондагы тирә-як авылларда яшәүче халыкка гына хезмәт күрсәтеп калмый, ә аның Казан-Оренбург федераль трассасы белән янәшәдә урнашуы да әһәмиятле роль уйный - ЮТҺ-лар булганда медицина ярдәме һәрчак оператив төстә күрсәтелә.
Район һәм РҮХ җитәкчелеге республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы аша җирле хастаханәне капиталь ремонтлау өчен республика программасына кертә алганнары өчен Зирекле авылы халкы бик тә сөенгән.
- Мин бик күп хастаханәләрнең бусагасын таптадым, Чистайда да, Казанда да булдым, әмма үземә дәваны монда, Зирекледә генә таптым, - дип сөйли хастаханәдә дәваланучы, Акъярда яшәүче Наҗия Садретдинова. - Хастаханәнең тагы да төзекләндерелүе, чистаруы, яктырак һәм уңайлы булуы бик күңелле, безгә карата өйдәгечә, җылы мөнәсәбәт булуы да бик рәхәт.
Җыелучыларны әлеге күңелле вакыйга белән котлап, район башлыгы Вячеслав Козлов чыннан да Зирекледә хастаханә бик кирәк икәнлеген искәртеп китте һәм авыл өчен кирәк булган мондый программаны хуплаган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Монда җирле мәктәпкә капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә, яңа янгын хезмәте депосы төзелгән. Ул капиталь ремонт буенча эшләрне оператив һәм сыйфатлы итеп башкарганнары өчен Шәүкәт Сабиров җитәкчелегендәге төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм авыл халкына хастаханәгә сирәгрәк баруларын теләде ("бары профилактика максатларында гына"). Район башлыгы хастаханәгә - факс белән телефон, ә РҮХ баш табибы Ришат Билалов компьютер бүләк итте. Үз чыгышында Ринат Җәләлтдинов авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүдә максималь якын килү Сәламәтлек саклау министрлыгының төп бурычы булып тора һәм бу юнәлештә күп нәрсә эшләнә, дип ассызыклады. Ул хастаханә коллективына - көйле эшләүләрен, пациентларга - озын гомер, авыл халкына уңышлар һәм игелек теләде. РҮХ баш табибы Ришат Билалов, 1969 елдан бирле эшләп килүче хастаханәдә капиталь ремонт булмавын, хәзер ремонттан соң медицина ярдәме күрсәтүнең сизелерлек яхшыруын, тирә-күрше авылларда яшәүчеләрнең дә медперсоналлар мөнәсәбәтеннән канәгать каласын билгеләп үтте. Ул шулай ук зиреклеләрнең элеккеге баш табиб Шамил Мингатинны эшкә кире кайтару турындагы үтенечләрен искә алып, шул мәсьәлә буенча эшләргә вәгъдә бирде.
Медицина ветераннары авызыннан бик күп котлаулар ишетелде, ә авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов рәхмәтләр әйтеп, төзүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. "Бу безнең шифаханә һәм безнең курорт", - дип искәрде.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев