Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буаларга капиталь ремонт ясалды

4 сентябрьдә комиссия район территориясендә булган гидротехник корылмаларны карап, файдалануга тапшырды, аларга "Татмелиорация" траст компаниясе бүлекчәсе капиталь ремонт үткәргән иде.

Агымдагы елда "Татмелиорация"нең Әлки һәм Алексеевск ПМК-сы тарафыннан Яңа Чишмә районы территориясендә берничә гидротехник корылмага капиталь ремонт үткәрелде - күләмле эш башкарылды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, аның урынбасары Мәхмүт Гомәров һәм ПМК җитәкчеләреннән торган комиссия буаларны карап, эшне кабул иткәндә шушы эшне башкаручы төзүчеләрнең билгеләнгән эшләрне тулысынча башкаруларын билгеләп үтте.
Капиталь ремонт Чуаш Чабаксары, Яңа Иванаево, Красный Октябрь ("Коры үзән") һәм Яңа Чишмә ("Чишмәләр") буаларында үткәрелде. Монда шулай ук сифон тибындагы авария суташлагыч өчен җайланмалар да каралган (көчле язгы ташулар вакытында мондый җайланмалар гадәттәгедән 2-3 тапкыр күбрәк су агызуны тәэмин итә). Территорияләр тигезләнгән һәм төзекләндерелгән.
Шул ук ПМК-ның су корылмаларын төзүчеләр быел Ленинода һәм Красный Октябрьдә су ташуларга каршы дамбалар төзегәннәр (язгы ташуларда монда берничә йортны су баса иде).
Капиталь ремонт буенча барлык эшләр дә республика программасы нигезендә башкарылган һәм республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан финансланган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Әнвәр Залаковка һәм су корылмаларын төзүчеләргә эшне яхшы һәм сыйфатлы башкарганнары өчен рәхмәт белдереп, аларга киләчәктә дә хезмәт уңышлары теләде һәм иң намуслы мелиораторларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев