Бурычлар бар икән – хәл ителү дә булачак
27 августта районның педагогия хезмәткәрләренең конференциясе булып узды. Көн тәртибендә "Заманча белем бирүдә хәлләр һәм мәгариф системасының модернизацияләү бурычлары", узган уку елында гомумбелем бирү учреждениеләрендә эшкә йомгак ясау, яңа уку елына хәзерлек һәм әйбәт укучыларны бүләкләү кертелгән иде.
Август конференциясен район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Конференция эшендә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгыннан фән һәм инновацион эшчәнлек бүлеге начальнигы Святослов Гусев, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар, балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм балаларга белем һәм тәрбия бирү белән кызыксынган оешма вәкилләре дә катнашты. Бу хакта тәфсилләбрәк "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының 4 сентябрь (№ 66) саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев