Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бурычны түләргә кирәк

20 октябрьгә булган торыш буенча балалары балалар бакчасына йөрүче ата-аналарның бурычы 308 мең сумга җиткән

Татарстан министрлар кабинеты карары һәм район башкарма комитетының шуңа охшаш карары буенча балалар бакчасы өчен түләүне үз вакытында агымдагы айның 10 нчы числосына чаклы кертү кирәк. Әмма, кызганычка каршы, кайбер ата-аналарның байтак кына бурычы җыелган (2013 ел өчен бурычлылар да бар).
Бурычның 200 мең сумнан артыграгы (төгәлрәге 209,2 мең сум) район үзәге өлешенә туры килә. "Теремок"ка булган бурыч - 66 мең сум, "Ландыш"ка - 57,2 мең сум, "Чишмә"гә - 47,5 мең сум, "Крепыш"ка - 11,7 мең сум, башлангыч мәктәп - балалар бакчасына - 21 мең сум, "Кояшкай"га - 5,4 мең сум.
Авыл җирлекләрендәге балалар бакчаларына булган бурыч 99 мең сум тәшкил итә. Алар исәбендә Кр.Октябрьдә - 30 мең сум, Екатерина Бистәсе - 14,2 мең сум, Әдәмсә - 23 мең сум, Петропавел Бистәсе - 10 мең сум, Яңа Иванаево - 7 мең сум.
Шахмай, Тубылгы Тау, Акъяр, Акбүре, Зирекле, Волчья Бистәсе, Чертуш һәм Черемухово Бистәсе авылларындагы балалар бакчаларына йөрүче балаларның әти-әниләренең бурычлары юк.
Республика хөкүмәте тарафыннан балалар бакчалары өчен ата-аналарга субсидияләр каралган, моның өчен бары тик мәгариф бүлегенә кирәкле документларны гына тапшырырга кирәк (бу хакта без берничә тапкыр яздык инде). Әмма, кызганычка каршы, ата-аналарның кайберләре хезмәт хакын конвертларда алуга өстенлек бирелгән һәм хезмәт килешүләре булмаган оешмаларда (бигрәк тә эшмәкәрлектә) эшлиләр. Шуңа күрә хезмәткәрләр керемнәр турында белешмә (факттагы) ала алмыйлар һәм, әлбәттә инде, дәүләт субсидияләренә дә дәгъва кыла алмыйлар.
Тик ни генә булмасын, бурычлар капланырга тиеш, чөнки булган бурычлар аркасында балалар бакчаларының үзләренең дә финанс-хуҗалык эшчәнлекләре зыян күрә. Әйтеп үтәргә кирәк, хәзер усал ният белән түләмәүчеләргә карата бурычларын түләттерү өчен судка дәгъвалар әзерләнә.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев