Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

бәйрәм алды ярминкәсе

21 декабрьдә район үзәгендә үткәрелгән яңа ел алды ярминкәсендә ылыслы агачлар, бәйрәм табыны өчен каз, үрдәк, күркә түшкәләре үтемле булды.

Калейкино урман хуҗалыгыннан 50 төп нарат кисеп китергәннәр, зурлары да, кечерәкләре дә 200 шәр сум тора иде. Сәгать ярым эчендә алардан җилләр исте. Ибрай урманчылыгыннан китерелгән 200-250 сум торган чыршы-наратлар да әйбәт сатылды. Кайберәүләр нәкъ шуларны гына алырга килгән иде бугай.
Ярминкәгә барлык авыл җирлекләре килгән иде, алар үз палаткаларына, сәүдә лотокларына бәйрәм рухы биреп, матур итеп чыршылар, гирляндалар, ялтыравыклар белән бизәгән иделәр. Килгәннәренә бер дә үкенмәделәр, товарлары тиз үтте. Йорт кошлары түшкәләре, сөт ризыкларыннан кала сату киштәләрендә җәй нигъмәтләре: бал, гөмбә, яшелчә дә бар иде.
Каз түшкәләрен - 1100-1300, үрдәкнекен - 900, күркәнекен килограммын 130 сумнан алырга мөмкин иде. Аларны тәкъдим итүчеләр дә байтак иде.
-5 каз, 2 күркә түшкәсе саттык инде. Тагын 3 каз, күркә калды. Әйбәт алалар, - диде Тубылгы Тау АҖ башлыгы Фәрит Фәттахов.
-Бездә дә әйбәт сатыла, - дип җөпләде аның сүзен Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов, - өйдә ясалган эремчеккә, каймакка, сөткә, кортка да сорау зур. Сатучылардан кемдер Кар кызы башлыгы кигән, кемдер башын ялтыравык белән бизәгән. Матур итеп бизәлгән сату нокталары сатып алучыларны да җәлеп итте.
КМС заводы иртәнге унынчы яртыга 100 кг ак май сатып өлгергән иде инде, литрын 25 сумнан сөт алучылар да байтак булды. Майны килгән кунаклар күп алды - шәһәрдә аның бәясе тагы да кыйммәтрәк. Архангел АҖ-нең сөтчелек цехы продукциясенә бәйрәм ташламасы (10 сумга) ясалды.
Бәясе 260, 250, 240 сум (кг) торган Яңа Чишмәдә җитештерелгән колбасага сорау зур булды, чөнки яңа ел өстәленә яраткан ризык алып куярга теләүчеләр күп иде. Туңдырылган балыклар киштәсендә берничә төрле балык бар иде.
-Калганы менә шул гына инде. Барлыгы 230 кг һәм шуңа өстәп 100 кг кәрәкә балыгы (карась) алып килгән идек. Бер ир-ат берьюлы бер капчык (70 кг) кәрәкә сатып алды. Кама балыгын монда яхшы алалар, сорау зур, - дип сөйләде Чистайдан килгән сатучы.
Сыер һәм дуңгыз итен дә бик теләп алдылар. Дуңгыз ите - 150-160, сыер ите 220-230 сумнан (кг) иде, тик каз һәм күркә түшкәләре аеруча популярлык казанды, аны сатып алучылар күбрәк булды.
Шәхси хуҗалыклар өчен Акъяр авылы фермерлары ике токымлы тере тавыклар һәм әтәчләр (берсе 210 сум) алып килгәннәр. Шахмайдан ("Татарстан" агрофирмасы) алып килгән бодайны сатып алучылар да байтак булды - бодай тутырылган капчыклар күз алдыннан тиз арада юк булдылар (350 сум).
Киез итекләр дә игътибардан читтә калмады, сайлап алу мөмкинлеге дә зур иде, хәер, көннәр артык суык булганда әлеге кышкы аяк киемен активрак сатып алалар, ә бу көнне нибары минус 5 градус кына иде шул.
Яңа Чишмә авыл җирлеге бушлай кайнар чәй, коймак һәм бөккәннәр белән сыйлауны оештырган. Барысы да рәхәтләнеп чәй эчте, тамак ялгап алдылар, өстәвенә әкият геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы матур итеп бизәлгән палатка хуҗалары иде, аларга Яңа Чишмә урта мәктәбенең ашханә хезмәткәрләре ярдәм итте.
Мәдәни программа да яхшы итеп оештырылган иде. Мәдәният бүлеге тулы бер сәхнәләштерелгән күренеш әзерләгән. Зәңгәр һәм кызыл туннан Кыш бабай (икәү) Кар кызлары (икәү) белән җырладылар да, биеделәр дә, халык арасында йөреп Яңа ел белән котладылар. Микрофон тотып шигырь сөйләгән балаларга зур капчыктан тәм-томнар бүләк иттеләр. Шигырь сөйләргә теләүчеләр дә байтак җыелган иде.
Менә шулай итеп уен-көлке, такмазалар белән киенгән-ясанган сатучылар үз товарларының сатылып бетүен сизми дә калдылар. Барлыгы 500 мең сумлык товар сатылган. Ярминкәдә төшерелгән калган фоторәсемнәрне газетабызның novoshishminsk. ru сайтыннан карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев