Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

бәйрәм ашлары башланды

15 октябрьдә барлык мөселманнар үзләренең иң мөһим бәйрәмнәрен - Корбан гаетен билгеләп үттеләр. Барлык мәчетләрдә гыйбадәт кылулар булып узды, гает намазлары укылды.

3 көн дәвамында район халкының күпчелеге корбан чалу йоласын үтәде - безнең район буенча әлеге йоланы 400 дән артык кеше башкарган. Корбан итеп чалынган хайван ите өч өлешкә бүленә: бер өлеше үзеңә, икенчесе - туганнарга, дусларга, өченчесе - фәкыйрьләргә, мохтаҗларга.
Ай дәвамында күпчелек йортларда бәйрәм ашлары уздырылачак, корбан итен мохтаҗларга, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, ятимнәргә һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә таратачаклар.
Ноябрь башларында изге традиция буенча районда Корбан бәйрәме уңаеннан бәйрәм табыны уздырылачак. Анда барлык татар авылларыннан вәкилләр һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәтеннән кунаклар чакырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев