Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өч көндә – 200гә якын абунәче

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 9 декабрьдән 11 енә чаклы Абунәче көне үткәрде, ул уңышлы чыкты. Шушы өч көн эчендә 200гә якын абунәче район газетасына язылды. Шушы көннәрдә газетага язылучылар өчен 11 декабрьдә почта элемтәсенең район бүлегендә редакциядән призлар уйнатылды. Абунәчеләр саны 200 чамасы булса...

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе районның почта хезмәте белән берлектә 9 декабрьдән 11 енә чаклы Абунәче көне үткәрде, ул уңышлы чыкты. Шушы өч көн эчендә 200гә якын абунәче район газетасына язылды.
Шушы көннәрдә газетага язылучылар өчен 11 декабрьдә почта элемтәсенең район бүлегендә редакциядән призлар уйнатылды. Абунәчеләр саны 200 чамасы булса да, уйнатуда кеше аз катнашты (килмәделәр). Приз уйнатуда районның торак пунктларындагы абунәчеләр дә катнашты. Шахмайда бу көнне 24 кеше газетага язылган, алар бар да приз оттылар. Яңа Чишмәдә абунәчеләр Виктор Роднин, Гүзәл Мусина, Анастасия Калмыкова һәм башкалар да приз отучылар арасына керде.
Язылу төгәлләнергә бер атна чамасы (артыграк) вакыт калып бара, кемнәр безнең газетага язылырга өлгерми калган, ашыгуларын сорыйбыз.
Сезнең "Яңа Чишмә хәбәрләре"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев