Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Часовняга нигез салынды

22 май­да Пет­ро­па­вел Бис­тә­сен­дә хәй­ри­я­че­ләр - Яңа Чим­шә­дән ир­ле-ха­тын­лы Вла­ди­мир һәм Ма­рия Коз­лов­лар ак­ча­сы­на тор­гы­зы­ла­чак ча­сов­ня тө­зе­лә­се урын­ны из­ге­лән­де­рү тан­та­на­сы бу­лып үт­те. Тө­зе­леш уры­нын­да урын­ны из­ге­лән­де­рү, ни­гез та­шы са­лу һәм Тә­ре кую ва­зый­фа­сын Чис­тай шә­һә­рен­нән кил­гән про­тои­е­рей, Сер­гий ата­кай җи­тәк­лә­де. Бәй­рәм­гә Пет­ро­па­вел авыл җир­ле­ге хал­кы һәм ра­йон җи­тәк­че­лә­ре ча­кы­рыл­ган иде....

Ча­сов­ня тө­зү өчен бик уңай­лы урын сай­лан­ган, ул бо­рын­гы чир­кәү­дән ерак та тү­гел. Ча­ра­ны оеш­ты­ру­чы­лар - ра­йон­да ди­ни сә­я­сәт мәсь­ә­лә­лә­ре­нә курь­ер­лык итү­че ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва, Пет­ро­па­вел авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты бәй­рәм юга­ры дә­рә­җә­дә уз­сын өчен нык ты­рыш­кан­нар. Киң тас­ма бе­лән ура­тып алын­ган ир­кен мәй­дан­да олы­сы-ке­че­се - бар да җы­ел­ган иде, өл­кән­нәр өчен эс­кә­ми­я­ләр дә ку­ел­ды.

Бис­тә­дә ту­ган Ма­рия Коз­ло­ва сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ту­ган авы­лын­да ча­сов­ня һәм чир­кәү тор­гы­зу аның күп­тән­ге хы­я­лы бул­ган. Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов пет­ро­па­вел­лы­лар­ны ис­тә­лек­ле көн бе­лән кот­ла­ды һәм ра­йон­да из­ге урын­нар­ны тө­зү­нең һәм яңа­дан үз­гәр­теп ко­ру­ның мө­һим­ле­­ген бил­ге­ләп үт­те. Ан­нан соң ачык һа­ва­да Яңа Чиш­мә ра­йо­ны чир­кә­ве өл­кән поп­ла­ры: Ар­хан­гел чир­кә­вен­нән Ге­ор­гий ата­кай, Пет­ро­па­вел­дан - Мит­ро­фан ата­кай һәм Че­ре­му­хо­во­дан - Илья ата­кай­лар Сер­гий ата­кай җи­тәк­че­ле­ген­дә бар­лык ди­ни йо­ла­лар­ны үтәп мах­сус гый­ба­дәт кыл­ды­лар.

Ни­һа­ять, иң мө­һим миз­гел җит­те. Ка­зыл­ган зур бул­ма­ган чо­кыр­га ру­ха­ни­лар шу­шы урын­ның из­ге­лек сим­во­лы бу­лып то­ра­чак Тә­ре­не до­га­лар укып, из­ге су бөр­кеп, куй­ды­лар. Сер­гий ата­кай янә­шә­дә ге­нә бул­ган чо­кыр­га да бе­рен­че таш ку­е­ла­сы урын­га из­ге су бөр­ке­де һәм мас­те­рок алып из­мә бе­лән ны­гыт­ты. Ру­ха­ни­лар бу­ла­чак ча­сов­ня­ның бар ягына ­да из­ге су бөр­ке­де­ләр.

Бәй­рәм ахы­рын­да як­шәм­бе мәк­тә­бе­нә йө­рү­че­ләр үз­лә­ре һәм ос­таз­ла­ры Тать­я­на Ло­се­ва бе­лән әзер­лә­гән пас­ха йо­мыр­ка­сы ту­рын­да ис­кит­кеч ях­шы ми­ни­а­тю­ра күр­сәт­те­ләр. Пет­ро­па­вел­лы­лар рух­ла­нып өй­лә­ре­нә та­ра­лыш­ты­лар - ча­сов­ня­ны тор­гы­зу­га бе­рен­че адым ясал­ды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Слобода Черемуховая козлов владимир