Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчү уңышлы үтте

-20 майда "Архангельское" КФХ-да чәчү кампаниясе уңышлы тәмамланды, - ди хуҗалык башлыгы Татьяна Белоглазова, өстеннән тау төшкәндәй. -Чәчү эшләре оешкан төстә үтте, чәчүчеләрнең эшен туктатып торган нәрсә - бу яңгырлы көннәр һәм тәүлекнең караңгы вакыты.

-Һәр эштә уңышка ирешү яхшы хәзерлек һәм эшне дөрес оештыруга бәйле. Чәчүгә сез ничек әзерләндегез?
-Әлбәттә, чәчү эшләре башланганчы алдан, барлык көчне һәм акчаны туплап, без бөртекле сабан культуралары, кукуруз, люцернаның элиталы орлыкларын сатып алдык, моңа 1 млн. сум акча сарыф ителде, барлык техниканы ремонтладык һәм профилактика үткәрдек, запас частьләр һәм җитәрлек күләмдә солярка сатып алдык. Эшче куллар безнең хуҗалыкта бар һәм алар ышанычлы, әмма мондый зур эш өчен алар бик аз, шуңа күрә күрше республикадан эшчеләр чакырдык, аларга яшәү өчен уңайлы шартлар, 4 тапкыр туклану булдырылды, шулай ук без ике шәхси тракторны эшкә җәлеп иттек. Шунысы мөһим, бездә барлык эшчеләрнең туклануы да яхшы оештырылган. Эшчеләрнең барысы да һәм белгечләр дә чәчү кампаниясе вакытында көйле эшләделәр, ул өзеклекләрсез үтте, моның өчен һәммәсенә дә рәхмәтлемен, - ди Татьяна Белоглазова. Һәм дистәдән артык исемне санап чыкканнан соң (Алексей һәм Анатолий Барсуковлар, Александр һәм Михаил Ершовлар, Иван һәм Михаил Мельниковлар, Андрей Козлов, Анатолий Шумков, Иван Алешин, Николай Стрелов һ.б.), КФХ-да эшләмәүче Архангел Бистәсендә яшәүче кайбер кешеләр, хуҗалыкка булышыр өчен, үз оешмаларыннан махсус рәвештә ял (отпуск) алдылар, дип билгеләп үтте. Болар Иван Ершов, Владимир Шилов, Дмитрий Урядников. Аграр колледжда укучы өч егет (аеруча Павел Козлов), шулай ук Чувашиядән килгән биш эшче бик яхшы эшләделәр, диде. -Бу кешеләр вакыт үткәрергә түгел, эшләргә дип килгәннәр, - диде КФХ башлыгы. -Мин алардан канәгать, үзләре дә алган хезмәт хакыннан канәгать калганнардыр дип уйлыйм. Яңа Чишмәдән К-700 тракторлары белән җәлеп ителгән Анатолий һәм Виталий Попковлар безнең басуларда байтак эш башкардылар, алар булмаса, шундый һава торышы сакланганда, чәчүне без тиз генә төгәлли алмаган булыр идек.
Чәчүнең төгәлләнүенә бүген килеп эшләүчеләр дә шат, тиздән өйләренә, туганнары янына кайтасы, әйтик, Николай Стрелов арса да, безнең сорауга:
-Әлбәттә, шат, хуҗалыкта төп эшләр төгәлләнде, тик миңа әле ял итәргә туры килмәячәк, үзебезнең бакчалар көтеп тора, - диде.
Хуҗалык кырларында төгәл бер ай киеренке эш кайнаган, бу көннәрдә "Архангельское" КФХ хезмәтләре өчен эшчеләренә исәп-хисап ясый, Татьяна Белоглазова: "Берәүне дә рәнҗетмибез, аларның эше шуңа торырлык", -ди.
КФХ-да хезмәт хакы вакытында бирелә, хуҗалык башлыгы оперативлык таләп иткән башка эшләргә: сарык йоны кырку, печән чабу, урып-җыю эшләренә дә халык акча эшләп калу ниятеннән теләп килерләр дип өметләнә.
Татьяна Михайловна Белоглазова төп ярдәмчесе - Юрий Петров белән хәзер, көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, уңышны югалтуларсыз урып-җыю өчен хәзерлек эшләре турында кайгырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев