Чертушта яңа клуб булачак
Безнең республикада күп функцияле мәдәни үзәкләр төзү Программасының гамәлдә булуы аркасында, Чертуш авылында яңа капиталь клуб төзелеше кызу темплар белән алып барыла.
Апрель ахырларында "Стройсервис" ЯАҖ төзүчеләре элеккеге авария хәлендәге Чертуш клубы янәшәсендә яңа клуб төзи башлаганнар. Кыска срокларда бригадир Мио Манукян җитәкчелегендәге комплекслы бригада объектка коммуникацияләр үткәргән, кирпеч белән тышланган газобетоннан стеналар өйгән, пластик тәрәзәләр куйганнар. Хәзер түбә ябу эшләре белән мәшгульләр. Алар бина янәшәсендәге мәйданда проект буенча җыела. Калын агач матчалар болтлар белән ныгытыла, болай иткәндә алар зур йөкләнешне тота алачак. Комплекслы бригада составында Николай Никонов, Владимир Эрикеев, Ваган Овкинян, Артур Манукян, Рәсим Миръякупов, Назил Әхмәтвәлиев һәм Радик Алавердян эшли. Шулай ук мастерлар күнекмәләрен үзләштереп эш итүче тәҗрибәле төзүчеләр һәм яшьләр дә бар. КамАЗ шоферлары Антон Малинов, Михаил Селиверстов, тракторчы Сергей Лазарев Т-150 тракторында өзлексез рәвештә объектка материаллар ташып торалар. Тәҗрибәле кранчы Наил Юсупов йөк төяү, материаллар һәм жыелган узелларны биреп тору кебек эшләрне башкара. Клуб прораб Фәнис Әхмәтшин күзәтүендә торгызыла. Бригада торгызылган стеналарны штукатуркалау эшенә керешкән, ә моның өчен штукатурка астына электр үткәргечләр сузылган инде. Төзүчеләргә барлыгы 7 млн. сумнан артык акча үзләштерергә кирәк. Яңа клубта уку залы белән китапханә дә урнашачак. Яңа клубны сафка бастыру сентябрь ахырына планлаштырыла.
Яңа бинада халыкның мәдәни һәм иҗади ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык шартлар да булдырылачак.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев