Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чисталык барысына да бәйле

Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че­ләр чүп җыю кон­тей­нер­ла­ры ку­ел­ган мәй­дан­чык­лар­ның пыч­рак­лы­гын кү­реп: "Ни өчен соң ак­ча тү­ли­без?" - дип ка­нә­гать­сез­лек бел­де­рә­ләр. Шу­шы тәр­тип­сез­лек өчен га­еп­ле­ләр­гә ка­ра­та ад­ми­нист­ра­тив про­то­кол тө­зел­гән, алар­га тиз­дән җә­за би­ре­лер, мәй­дан­чык­лар чис­та­рып ка­лыр дип өмет­лә­нә­без. Тик тер­ри­то­ри­я­ләр­не тө­зек­лән­де­рү ка­гый­дә­лә­рен авыл ке­ше­се үзе дә үтәр­гә ти­еш. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, бар да...

Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че­ләр чүп җыю кон­тей­нер­ла­ры ку­ел­ган мәй­дан­чык­лар­ның пыч­рак­лы­гын кү­реп: "Ни өчен соң ак­ча тү­ли­без?" - дип ка­нә­гать­сез­лек бел­де­рә­ләр. Шу­шы тәр­тип­сез­лек өчен га­еп­ле­ләр­гә ка­ра­та ад­ми­нист­ра­тив про­то­кол тө­зел­гән, алар­га тиз­дән җә­за би­ре­лер, мәй­дан­чык­лар чис­та­рып ка­лыр дип өмет­лә­нә­без.

Тик тер­ри­то­ри­я­ләр­не тө­зек­лән­де­рү ка­гый­дә­лә­рен авыл ке­ше­се үзе дә үтәр­гә ти­еш. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, бар да үз ура­мын чис­та һәм та­зар­тыл­ган итеп кү­рер­гә, үз учас­ток­ла­ры тер­ри­то­ри­я­сен җы­еш­ты­рыр­га ашык­мый. Әй­тик, Ле­нин ура­мын­да­гы 29 йорт ти­рә­сен­дә ас­фальт тү­шәл­гән юл ти­рес сы­ек­ча­сы бе­лән кап­лан­ган. Яңа Чиш­мә авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ни­ко­лай Па­шу­тин Яңа Чиш­мә хал­кын­нан үз ти­рә­лә­рен, урам­нар­ны кар ас­тын­нан чык­кан пыч­рак­тан чис­тар­ту­ла­рын үте­нә.

Җы­ел­ган чүп-чар­лар­ны кон­тей­нер­лар­га ту­ты­рыр­га, ә эре-га­ба­рит­лы кал­дык­лар­ны по­ли­гон­га чүп­ләр­не чы­га­ру өчен мах­сус бил­ге­лән­гән трак­тор ки­лә­се көн­нәр­дә мәй­дан­чык­ка ки­те­рү со­ра­ла. Тү­бән­дә аның эш гра­фи­гын тәкъ­дим итә­без:

Чәр­шәм­бе 16.30 сә­гать­тән - Вет­лов­ка һәм "Сель­хоз­хи­ми­я" ти­рә­се;

Пән­җе­шәм­бе 16.30 дан - Ми­шень­дә;

Җом­га 16.30 дан - по­се­лок­та.

Ике­ай­лык ба­ры­шын­да по­ли­гон­га чүп-чар­ны үзең ил­тү - буш­лай.

Үзең яшә­гән йорт­тан чүп-чар­ла­рны, кал­дык­лар­ны, ти­рес, юын­тык су­лар­ны урам­га таш­лар­га яра­мый. Әле­ге тәр­тип бо­зу­лар өчен граж­дан­нар­га 2 мең­нән 3 мең 500 сум­га чак­лы ад­ми­нист­ра­тив шт­раф тү­ләт­те­рү ка­рал­ган. Ча­ра кү­рел­мә­сә яки ка­бат тәр­тип бо­зу­лар бул­ган­да - 3мең 500 сум­нан 5 мең­гә чак­лы шт­раф са­лы­на­чак.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X