Чыгышлары истә калырлык
"Ел хатын-кызы". "Ел ир-аты": хатын-кыз карашы" республика конкурсының беренче район туры Акбүре авылындагы яңа мәдәният йортында узды, анда Акъяр, Акбүре, Зирекле, Тубылгы Тау һәм Шахмай авыл җирлекләре үз номинантларын тәкъдим иттеләр (бу номинантларның икенче көн чыгыш ясаулары иде). Аларны якларга акбүрелеләр байтак җыелган иде.
Бәйге башланыр алдыннан жюри рәисе, район башлыгы урынбасары, районның хатын-кызлар Советы рәисе Наилә Закирова мондый конкурсларның инде 16 нчы ел үткәрелүен, аларда районыбыздагы талантлы шәхесләр ачыклануын билгеләп үтте. "Бу бәйгеләрдә без кешеләрнең гаҗәеп язмышларын беләбез", - диде ул. Бәйгедә катнашучыларга уңышлар, ә акбүрелеләргә бу җылы, якты, күркәм Мәдәният йорты беркайчан да буш тормасын, төрле чаралар ешрак үткәрелсен, дип теләде.
Номинантлар чыгышы вакытында аларны жюрига һәм тамашачыларга АМЙ директоры Гомәр Насыйров белән сәнгать җитәкчесе Галия Миншина тәкъдим иттеләр.
"Хатын-кыз -ана" номинациясендә Тубылгы Тау мәктәбеннән укытучы булып эшләүче 4 бала анасы Нәфисә Хөсәенова һәм Зирекле участок хастаханәсеннән 3 бала анасы Рәмзия Кадыйрова тәкъдим ителде.
Алар турында бары җылы, әйбәт сүзләр генә ишетелде, җыр-биюләре, күркәм, ихлас чыгышлары белән бәйгедә катнашучыларга үзләренең балалары, ирләре ярдәмгә килде, тамашачылар аларны алкышлап, көч биреп тордылар.
"Мәдәният һәм рухият" номинациясендә Зирекле лицееннан укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фәния Зарипова тәкъдим ителде. Ул лицейда тәрбия эшләре буенча гаять зур эш алып бара, республиканың югары бүләкләренә ия, район газетасының даими авторы булып тора.
"Хатын-кыз-ел үрнәге" номинациясендә Чертуш ФАП мөдире Миләүшә Шәрифуллина тәкъдим ителгән иде. Әлеге ФАП районда гына түгел, ә республикада да иң яхшысы санала. 2012 елда ул "Ак чәчәкләр" республика конкурсында җиңү яулап, "Фиат" җиңел автомобиле белән бүләкләнгән иде. Буш вакытларында ул биергә ярата һәм бу көнне Миләүшә тамашачыларга көнчыгыш биюен тәкъдим итте.
"Хатын-кыз-лидер" номинациясендә Акъярдан Исламия Закирова чыгыш ясады. Ул шигырьләр яза, мәдрәсәдә якшәмбе мәктәбе алып бара, балаларга ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәтә, авылның җәмәгать тормышында актив катнаша.
"Ир-ат-лидер": хатын-кыз карашы" номинациясендә Акбүредән хезмәт ветераны Рәшит Рәхимов һәм Тубылгы Тау мәктәбеннән физкультура укытучысы Ринат Гатин чыгыш ясадылар. Р. Рәхимов озак еллар җирле МЙ-ын җитәкли, ул - авылда да, районда да төрле мәдәни чараларны оештыручы һәм алып баручы, "ТР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре" исемен йөртә. Аның чыгышы үзенчәлекле һәм матур булды.
Р. Гатин байтак осталар - көрәшчеләр, гер, штанга күтәрүчеләр тәрбияләгән шәхес. Анарда тәрбияләнүче кыз гер спорты буенча дөнья чемпионатында II урынны яулады. Ул үзе дә оста спортчы, 140 ел стажлы педагог Гатиннар нәселеннән менә дигән гаилә башлыгы.Барлык номинантларның да чыгышлары төрле һәм истә калырлык иде, бу хакта жюри рәисе Наилә Закирова да шулай диде.Икенче көнне конкурсның район этабын төгәлләү Петропавел Мәдәният йортында узды.
Азат МУСИН
Рәсемдә: Г. Насыйров, Р. Гатин, Н. Хөсәенова, Р. Рәхимов һәм И. Закирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев