Чын күңелдән ярдәм
сентябрь алдыннан алтынчы ел Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелеп килә. Шушы акция кысаларында Яңа Чишмә районында аз тәэмин ителгән һәм ишле гаилә балалары район оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, башкарма комитетлары, фермер хуҗалыклары башлыкларыннан бүләккә мәктәп кирәк-яраклары алалар. 22 августта РМЙ сәхнәсендә беренче сыйныфка баручы 44 балага...
сентябрь алдыннан алтынчы ел Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелеп килә. Шушы акция кысаларында Яңа Чишмә районында аз тәэмин ителгән һәм ишле гаилә балалары район оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, башкарма комитетлары, фермер хуҗалыклары башлыкларыннан бүләккә мәктәп кирәк-яраклары алалар. 22 августта РМЙ сәхнәсендә беренче сыйныфка баручы 44 балага тантаналы шартларда китап-дәфтәрләр тутырылган ранецлар киерттеләр, истәлеккә йомшак уенчыклар бүләк иттеләр.
Ольга ИВАНОВА
Болардан тыш тантананың сәбәпчеләре хөрмәтенә җырлы-биюле, конфеттидан фейерверклы бәйрәм тамашасы оештырдылар, анда мультфильм геройлары да катнашты - болар бу көн балалар хәтерендә сакланып калсын өчен эшләнде. Кулларыннан тотып төркемләп аларны сәхнәгә алып чыктылар, өлкән абый-апалары аларны котлап яңа укучы статусы атрибутлары тапшырдылар.
Бу ихтыярый акциядә төп роль нефть оешмаларына туры килә. Аларның җитәкчеләре: "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхаутдинов, "Ямашнефть" НГДУ начальнигы Виктор Смыков, "Троицкнефть" ЯАҖ генераль директоры Юрий Смыков, "Татнефтепром" ААҖ генераль директоры Сергей Щелков, "Нурлатнефть" НГДУ начальнигы Илгиз Салихов адресына олы рәхмәтләр әйттеләр. Нефтьчеләрнең бүләкләрен тапшырырга "Ямашнефть" НГДУ газ һәм нефть чыгару буенча начальник урынбасары Валерий Борисов һәм "Татнефтепродукт" холдинг компаниясе "Нурлатнефтепродукт" филиалы баш инженеры Василий Гаврилов килгән иде. Район хәйриячеләреннән "мәктәп букчаларын" балаларга район башлыгы Вячеслав Козлов белән район башлыгы урынбасары Наилә Закирова тапшырды.
Вячеслав Козлов шушы хәйрия акциясендә катнашкан иганәчеләргә рәхмәт белдерде, бу эшне "күңелдән эшләнгән, күңел эш" дип атады, бүләкләр бирү, бигрәк тә балаларга, бу - күркәм, саваплы гамәл. Әле кичә генә бакчага йөргән, инде укырга барырга җыенучы балаларны бергәләп истәлеккә фотога төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев