Cөйкемле әнием
Балалар бәхете өчен яшәүче аналар образын биш бала анасы булган гади авыл хезмәтчене Елена Константиновна Маслова мисалында күрергә мөмкин. Аңа 78 яшь, ә күзләрендә әле һаман игелек, ана мәхәббәбте, тынгысызлык чаткылары сүнмәгән.
Елена Константиновнаның кызы Галина балачагын сагынып искә ала: "Без ул чакта Красный Октябрь поселогында яши, һәр иртәне кайнар икмәк, коймак исенә уяна идек, тик ул чакта бу рәхәтлекнең - иртәнге ашка кайнар коймак буләняңа сауган сөтнең, кайнатманың өстәлгә җиңел генә килмәвен башыбызга да китермәгәнбез - без торганчы әниебез күпме эш эшләгән, югыйсә: сыерын сауган, мичен яккан, камыр баскан, ипи камыры күтәрелгәнче коймак пешерә торган, иртән иртүк эшен төгәлләп эшкә дә ашыккан. Әти исә утын керткән, су китергән. Бу аларның иртәнге "разменка"сы булган".
Елена Константиновна эшләгән дуңгызлар абзары да шактый ерак урнашкан. Җәен әле түзәрлек, ә менә көзен, кышын үзе бер җәфа. Эштән арып кайтса да әниләре идән, кер юарга, балаларын юындырырга, ашарга әзерләргә дә җитешкән, һәрбер баласына елмаерга, төпчеген итәгенә утыртып сөяргә дә вакыт тапкан. Кичке аштан соң балаларының дәресләрен тикшергән, олы кызы Валяга күлмәк тә теккән, кызларын инә тотарга, аннан тегү машинасын да тегәргә өйрәткән.
-Әни безгә генә түгел, күрше кызларына да кием тегә иде. Туган көннәрне сыйныфташларыбыз, дусларыбыз белән үткәрә идек. Әни пешергән бөкәннәр белән сыйлана идек, кибеттә сатылган татлы ризыкларга караганда алар үтемлерәк иде, - дип сөйли Галина.
- Ул безне дә камыр ризыклары пешерегә өйрәтте, башта без бәрәңге кыстырып бөкәннәр пешерегә өйрәндек", - дип сөйли ул.
Инде бераз үсә төшкәч, Валя белән Люба әнисенә керләр юарга, аш пешерегә, ә Петя әтисенә йорт эшләрендә булышкан. Кечерәкләренең - Галя һәм Сашаның да үз вазыйфалары булган (хәер, аларны беркем дә мәҗбүр итмәгән) - өй җыештыру, савыт-саба юу һ.б. вак-төяк эшләр. Ә менә олыраклары читкә чыгып киткәннән соң, алар әти-әниләренә йорт эшләрендә генә түгел, әниләренең эш урыныа барып, дуңгызлар карауда да булышканнар.
Елена Константиновна һәрчак гаиләне саклап тотарга, гаиләдә җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәт булдырыга тырышкан. "Беркайчан да кешедән көнләшмәгез, ә башкаларның уңышына һәм бәхетенә сөенегеөз" дип, балаларына, ә хәзер оныкларына да, һәрчак әйтә килгән. Аның 11 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Елена Константиновнаның гомер юлы шома гына бармый, тормышында киртәләр дә булмый, әмма ул барысын да тыныч кына үткәрә алган. Килеп туган хәлләр аркасында 1980 елда Маслаковлар гаиләсе Түбән Камага күчеп китә, ә 13 ел үткәч каты авырудан соң гаилә башлыгы Николай Алексеевич вафат була, аны үз авылында - Петропавел Бистәсендә җирлиләр. Әниләре дә шунда күченеп кайта, чөнки аның да тамырлдары, туганнары һәм дус кызлары шунда. 2009 елда тагын бер югалтуга дучар булалар: 88 яшендә олы кызы Валентина вафат була (озак еллар буе эне-сеңелләре аның авыруы белән көрәшәләр).
Любовә һәм Александр үз гаиләләре белән Түбән Камада, Петр - Кама Аланында, Галина - Петропавел Бистәсендә яшилшәр. Алар Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калга хатыны буларак дәүләт биргән яңа фатирда яшәүче яраткан әниләре янында еш булалар. Үзләре дә инде олы яшьтә булуларына карамастан, элеккечә, һаман әниләренә тартылалар, аңа кайгыртучанлык күрсәтергә, булышырга омтылалар.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев