Депутатлар берничә мәсьәләне карап тикшерделәр
5 февральдә район хакимиятенең конференц-залында Яңа Чишмә муниципаль район Советының 20 нче утырышы булып үтте. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта ТР Президенты территорияләре белән эш алып бару буенча Идарәнең баш киңәшчесе Аркадий Семенычев катнашты.
Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район прокуроры, полиция бүлекчәсе начальнигы, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре чакырылган иде.
6 мәсьәләдән торган көн тәртибе расланган иде. Район контроль-хисап палатасының 2012 елдагы эшчәнлеге һәм 2013 елга булган бурычлар турындагы беренче мәсьәлә буенча палата рәисе Роман Губкин чыгыш ясады. Информация исәпкә алынды, Контроль-хисап палатасының 2012 елдагы эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина тәкъдиме буенча депутатлар "2013 елга һәм 2014-2015 еллар планы чорына Яңа Чишмә муниципаль районы бюджеты турында"гы район Советы карарына үзгәрешләр керттеләр.
Районның муниципаль милкен хосусыйлаштыру планы һәм районның муниципаль унитар предприятиеләре керемнәренең бер өлешен җирле бюджетка күчерү тәртибе турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева хәбәр итте.
Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова тәкъдиме буенча депутатлар Яңа Чишмә муниципаль районының участок сайлау комиссияләре составына булган кандидатуралар исемлеген расладылар.
Барлык карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 20 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев