Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Диңгезчеләр бәйрәме

Га­дәт­тә июль­нең соң­гы як­шәм­бе­сен­дә бил­ге­ләп үте­лү­че Рә­сәй­нең Хәр­би-диң­гез фло­ты кө­нен­дә ра­йон үзә­ген­дә "О­лимп" УСЗ ал­дын­да бәй­рәм ки­чә­се бу­лып уз­ды. Аңа бар­лык яңа­чиш­мә­ле­ләр, диң­гез фло­тын­да хез­мәт ит­кән өл­кән бу­ын һәм яшь бу­ын вә­кил­лә­ре ча­кы­рыл­ган иде.

Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге, авыл мә­дә­ни­ят йорт­ла­ры хез­мәт­кәр­лә­ре­нең ур­так кон­цер­тын­да Яңа Ива­на­е­во­дан "Су­ве­нир" ВИА, Лю­бовь Ко­но­ва­ло­ва, Чу­аш Ча­бак­са­рын­нан "И­лем" ха­лык ан­самб­ле, Ар­хан­гел Бис­тә­се, Чал­лы Ба­шы, Ак­бү­ре һәм баш­ка авыл­лар­дан җыр­чы­лар үз­лә­ре­нең җыр­ла­ры бе­лән сө­ен­дер­де­ләр. Алар баш­ка­ру­ын­да "Ты мо­ряч­ка, я мо­ряк", "Там за ту­ма­на­ми" ке­бек җыр­лар яң­гы­ра­ды. Бәй­рәм­дә элек­ке­ге диң­гез­че­ләр ак­тив кат­наш­ты, алар ар­кан тар­ты­шу­да, "Яб­лоч­ко", лез­гинк, лам­ба­да, рок-н-ролл би­ю­лә­рен­дә, диң­гез­че­ләр тө­ен­че­ге бәй­ләү­дә, Рос­сия фло­ты та­ри­хын, диң­гез­че­ләр тер­мин­на­рын бе­лү­дә ярыш­ты­лар. Җиң­гән өчен алар­га бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды. Алар­ның күп­че­ле­ген ак па­рад фор­ма­сы ки­гән шеф­лык­ка алын­ган" Сә­мум" ко­раб­лен­дә хез­мәт итеп кай­ту­чы егет­ләр тәш­кил ит­те. Бу кич­не тан­та­на сә­бәп­че­лә­ре­нең ха­тын­на­ры һәм ба­ла­ла­ры буй-буй тель­няш­ка­лар ки­гән иде, ә "Фа­кел" ла­ге­рын­нан кил­гән ба­ла­лар Анд­ре­ев әлә­ме рә­се­ме тө­ше­рел­гән нак­лей­ка­ны бит­лә­ре­нә ябыш­ты­рып куй­ган­нар. Кон­церт бик җан­лы үт­те, ха­лык та күп җы­ел­ган иде, кай­бер­лә­ре вальс, ритм­лы би­ю­ләр­гә дә бик те­ләп ку­шыл­ды­лар. Кон­церт са­лют фе­йер­вер­кы бе­лән тө­гәл­лән­де, ан­нан соң дис­ко­те­ка баш­лан­ды.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев