Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дөрес сакласаң – озаграк кулланасың

Көзге кыр эшләре төгәлләнүгә барлык авыл хуҗалыгы техникасы, ГОСТ таләпләрен үтәп, кышкы саклауга куелырга тиеш. Шушы мәсьәлә буенча безнең районда эшләр ничегрәк тора, район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү - маркетинг бүлеге консультанты Алмаз Даутов безгә шул хакта сөйләде. Азат МУСИН

-Көз явымлы килү сәбәпле, кыр эшләре озакка сузылды, шунлыктан район хуҗалыклары техниканы саклауга куюга соңлап кереште,- дип билгеләп үтте әңгәмәдәшебез. - Хәзергесе вакытта күп хуҗалыкларда техника кышкы саклауга куелган. "Кулон" һәм "Татарстан" агрофирмаларында, Николай Скоков, Татьяна Белоглазова, Фәргат Вәлиев, Рамил Якупов КФХ-да ("Кулон" а/ф техникасы да аның ангарында) бу мәсьәләгә җаваплы карадылар. Ә менә Мария Козлова, Владимир Зубов һәм Александр Хорьков КФХ-да әле бар техника саклауга куелмаган, куелганнарында да җитди кимчелекләр бар.
Районда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов җитәкчелегендә комиссия оешты, ул техниканың саклауга куелышын һәм кую кагыйдәләренең үтәлешен тикшерә.
Комиссия ачыкланган кимчелекләрне бетерү срогын билгели, гамьсезләргә күрсәтмәләр дә бирә. Нигездә, таләпләр шундый. Иң элек барлык авыл хуҗалыгы машиналарын да саздан, саламнан, кибәктән арындырырга кирәк, авыл хуҗалыгы машиналарының резин шиннары агартылган һәм аслыкларга куелган булырга тиеш (шиннардагы басымны киметергә кирәк), кыскыч һәм тарттыргыч пружиналарны - бушайтырга, комбайн һәм тракторларның двигательләренә, су эләкмәсен өчен, тышлык кидерергә кирәк. Шулай ук чылбырларны, каешларны, гидроцилиндрларны салдырырга, ургыч пычаклары, тиешле тәгәрмәчләр һәм йолдызчалар майланган булырга тиеш. Салдырылган детальләрне, кайсы авыл хуҗалыгы машинасыннан булуын күрсәтеп, складка тапшырырга кирәк.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан комиссиянең кайбер районнарны (шул исәптә безнең район да) техниканы кышкы саклауга кую буенча тәнкыйть утына тотуы турындагы сорауга Сергей Баранов бәянең бик үк объектив булмавын әйтеп үтте. Комиссия килгән вакытта (октябрь уртасында) механизаторлар әле кырда эшли (кагыйдә буларак, комбайнда эш беткәч, алар тракторга утыра) һәм шуңа да бар техника да саклауга куелмаган була. Хәзер хәлләр шактый үзгәрде һәм барлык авыл хуҗалыгы техникасы да, аларны куюның барлык кагыйдәләрен үтәп, кышкы саклауга куелган, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев