Дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк
Соңгы ун елда СПИД һәм наркоманиянең киң колач җәюе җәмгыятьтә зур һәм җитди проблемаларның берсе булып тора. Әллә ни куркыныч масштабларда булмаса да, әлеге авырулар безнең районда да бар. Рәсми мәгълүматлар буенча полиция бүлекчәсендә наркотикларга бәйле булган - 5 кеше, РҮХ-дә исә СПИД белән авыраучы 2 кеше исәптә тора. Һичшиксез,...
Ике проблема да ике аспектта карала: наркотикларга бәйлелектән (яки СПИДка) дәвалау һәм авыруларны кисәтү. Наркомания белән авыраучыларга аерым психологик караш, даими күзәтчелек, реабилитацион дәвалану таләп ителә. Моның өчен комиссия табиб-нарколог, социаль хезмәткәр, полиция хезмәткәре, хакимият вәкиленнән торган эшче төркем булдырырга карар кылды. Эшче төркемнең төп эш алымы түбәндәгечә: көнкүреш шартларын тикшерү өчен өйләренә бару, кешене йөдәтми генә контрольлек итү, әдәпле әңгәмә кору (сөйләшү), индивидуаль якын килү. Эшче төркем катнашында наркотикларга бәйле булган кешеләрне тәрбияви әңгәмә алып бару өчен периодик рәвештә "Кайгырту" ХСХКҮ-нә чакырып торырга кирәклеге әйтелде. Зарарлы һәвәслекләрдән котылу буенча дин вәкилләренең уңай тәҗрибәсе бар һәм аны үстерергә кирәк. Комиссия әгъзалары инде наркоман булып өлгергәннәргә (15-16 яшьтә) йогынты ясау бик кыен эш булуын, шулай да җәмгыятьнең аларны язмыш кочагында калдырырга хакы юклыгын яшермиләр. Наркомания һәм СПИД авыруларына каршы торуда профилактика төп чара булып торырга тиеш. Аны кисәтү һәм үсеп килүче буынны бу афәттән саклап калу - өлкән тәрбиячеләрнең изге бурычы. Табиб-нарколог, Яңа Чишмә РҮХ психиатры Фәридә Сабирова кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, аерым алганда, укучылар арасында наркотикларга каршы рекламаны киңрәк файдаланырга тәкъдим итте. Тормыш чынбарлыгын чагылдырган видеороликлар да байтак, аларны караганда кешедә "каз йоннары" кабара, шундыйларны видеоалгычлар урнаштырылган "Олимп" УСЗ-да, РҮХ-дә "Жемчужина" бассейнында, кино челтәрендә күрсәтергә кирәк. Зур кибетләрдә дә шундый җайланмалар урнаштырырга кирәк. Наркотикларга каршы пропаганда алып баруга мәктәпләрне, 118 нче ҺУ җәлеп итәргә, аларда укучылар өчен, 9-10 яшьтән башлап, график буенча (атнага 2 мәртәбә) видеоматериаллар күрсәтеп, профилактик әңгәмәләр үткәрергә кирәк. Бу тема класс сәгатьләрендә да даими күтәрелергә тиеш. Район медикларыннан тыш, мәктәпләргә наркология диспансерыннан лекция белән белгечләр чакыртырга кирәк, дигән карарга килделәр.
Наркотикларга каршы һәм СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендәге комиссия 2013 елга куелган мәсьәләләрне хәл итү өчен 20 декабрьдә Яңа Чишмә урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча мәктәп директорлары урынбасарлары, РҮХ белгечләре, күңел ачу һәм спорт үзәкләре (кино челтәре, "Олимп", бассейн) җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрергә, дигән карар чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев