элеваторда – яңа уңышның беренче икмәге
Шимбә көнне районыбыз хуҗалыкларыннан Чистай элеваторына яңа уңышның беренче 200 тонна яңа бөртеге озатылды. Азат МУСИН "Татарстан" агрофирмасыннан (җитәкчесе Г.М. Сөләйманов), "Козлов В.В." КФХ һәм "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-нән (җитәкчесе Е.А. Белоглазов) 11 йөк автомашинасына төялгән беренче икмәк олаулары тулы бер колонна хасил итте. Бу атнада район хуҗалыкларының барысы да диярлек...
Шимбә көнне районыбыз хуҗалыкларыннан Чистай элеваторына яңа уңышның беренче 200 тонна яңа бөртеге озатылды.
Азат МУСИН
"Татарстан" агрофирмасыннан (җитәкчесе Г.М. Сөләйманов), "Козлов В.В." КФХ һәм "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-нән (җитәкчесе Е.А. Белоглазов) 11 йөк автомашинасына төялгән беренче икмәк олаулары тулы бер колонна хасил итте.
Бу атнада район хуҗалыкларының барысы да диярлек бөртеклеләрне - көзге һәм иртә сабан культураларын урып-җыюга керештеләр. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов сүзләренә караганда, районда игеннәр начар түгел, бары тик хәзер бөтен көчне һәм техниканы урып-җыю эшенә тупларга, ашлыкның югалуына юл куймаска кирәк.
Беренче икмәк олавын Чистай элеваторында җылы каршыладылар, Алексеевск, Аксубай һәм Чистай районнарыннан да шундый ук икмәк олаулары килгән иде. Беренче икмәк тапшыру уңаеннан митинг булды, анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, хуҗалык җитәкчеләре, югарыда телгә алынган 4 районнан икмәк төягән автомашина шоферлары, шулай ук элеваторда эшләүчеләр катнашты.
Үз чыгышында Марат Әхмәтов игенчеләрне игеннәрне урып-җыю эшләре башлану белән котлады һәм, Рәсәйнең кайбер регионнарында корылык булу сәбәпле (инде хәзер үк бөртек кенә түгел, салам да сатып алырга теләүчеләрдән заявкалар килә башлаган), ашлыкның кыйммәт торачагын, аңа булган бәянең бу атнада билгеле булачагын билгеләп үтте. Шуңа да игенчеләр һәр минутның кадерен белеп эшләргә, ашлыкның бер бөртеген дә югалтмый җыеп алырга тиешләр.
Җыелучылар алдында концерт номерлары белән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады, икмәк төягән автомашина (алып килгән) шоферларына һәм җитәкчеләргә акчалата премияләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев