Елга йомгак ясалды
Чәршәмбе көнне муниципаль район Советы бинасында Советның чираттагы ХХI нче утырышы булып үтте. Утырышта 2012 елда аның эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2013 елга бурычлар куелды, район башлыгы Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Совет эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады. Совет утырышы башланыр алдыннан, Фәрит...
Чәршәмбе көнне муниципаль район Советы бинасында Советның чираттагы ХХI нче утырышы булып үтте. Утырышта 2012 елда аның эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2013 елга бурычлар куелды, район башлыгы Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Совет эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады.
Совет утырышы башланыр алдыннан, Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы һәм башка рәсми шәхесләр белән бергә "Сәламәтлек саклауны модернизацияләү" программасы кысаларында 7 млн. сумлык капиталь ремонт үткәрелгән, 2,3 млн. сумлык җиһазлар сатып алынган район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә булды. Яңартып корганнан соң монда түбәндәге дәвалау - диагностика кабинетлары булдырылган: 2 смотровой бүлмә, процедуралар, бәйләү (яра) бүлмәсе белән берләштерелгән шокка каршы зал, ашыгыч ярдәм пункты, эндоскопия кабинеты, йогышлы һәм асоциаль авырулар өчен изолятор, гардероб, инвалидлар өчен бәдрәф. Бүлмәләрне карап йөргәндә Дәүләт Советы рәисе пациентлардан күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең сыйфаты турында кызыксынды, табиблар һәм шәфкать туташлары белән аралашты. РҮХнең баш табибы Ришат Билалов парламент башлыгына авыруларны кабул итү буенча шартларның яхшыруы нәтиҗәсендә медицина ярдәме тагы да сыйфатлырак һәм оперативрак (тизрәк) күрсәтеләчәк, дип ышандырды. Совет фойесында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Надежда Попкова куелган стендлар буенча эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча район үсеше динамикасы турында сөйләде. Муниципаль район Советы утырышында "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Николай Глазков, ТР МКның хайваннар дөньясын саклау буенча Идарә начальнигы Дмитрий Иванов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район территориясендә эшләүче нефть оешмалары җитәкчеләре, район активы катнашты. Вячеслав Козлов докладында үткән елда район икътисадында эшлекле активлык һәм хуҗалык итүче субъектларның финанс тотрыклылыгы үсеше күзәтелүе билгеләп үтелде. Позитив факторлар арасыннан ул сәнәгатьтәге уңай динамиканы, шул исәптә авыл хуҗалыгы производствосында да, хезмәт хакларының һәм халык керемнәренең артуын билгеләп үтте. ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш рейтингы мәгълүматлары буенча 2012 елда безнең район җан башына җитештерелгән товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме буенча республикада - 3 нче урынны, җан башына өстәмә бәя күләме буенча - 2 нче, җан башына җитештерелгән сөт буенча - 3 нче, җан башына исәпләнгән МЭТ саны буенча 4 нче урынны били.2012 ел нәтиҗәләре буенча районда сәнәгать производствосы индексы - 103,1 процент, үзләрендә җитештерелгән төяп озатылган товарлар күләме, башкарылган эшләр һәм хезмәтләр - 8017,2 мең сум тәшкил иткән. Аграр секторда район елны ярыйсы гына күрсәткечләр белән төгәлләде: бөртеклеләр уңышы - гектарыннан 21,5 центнер, терлек һәм кош-корт ите - 22923 центнер (2011 ел дәрәҗәсенә карата 108 процент), 22113 тонна сөт (2011 ел дәрәҗәсенә карата 107 процент) җитештерелгән.Исәпләнгән уртача айлык хезмәт хакы (бәяләүләр буенча) 17717 сум тәшкил итә. Халыкның табигый кимүе 1000 кешегә - 30 кеше (2012 елда).Доклад буенча фикер алышуда Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин, эшмәкәр Алексей Трондин, РҮХ баш табибы Ришат Билалов, фермер Николай Скоков катнашты. Утырышта катнашучыларның кайберләре авыл товар җитештерүчеләре базарындагы хәлләргә карата борчылуларын белдерделәр. Шушы секторда бәяләрдәге зур аермалык (диспаритет) фермер хезмәтен рентабельсез итә. Рәсәйнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе дә хәлне катлауландыра. Туган хәлләрдә үзебезнең аграрийларга диңгез аръягындагы хезмәттәшләре белән көндәшлек итү кыен. ТР Дәүләт Советы рәисе дә бу борчылуны аңлый. Эчке резервлары әйбәт була торып та, төбәкләрнең ялгыз гына - федераль үзәктән җитди финанс ярдәме булмый торып, үзебезнең авыл товар җитештерүчеләрен саклап калулары авыр буласына аның шиге юк. "Күп милләтле Рәсәй өчен безгә икътисадның авыл хуҗалыгы секторын саклап калырга кирәк, нәкъ менә аның аркасында без авылча тормыш рәвешен, үзебезнең халык традицияләрен, мәдәниятыбызны саклап кала алабыз", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Үз чыгышында ул яңачишмәлеләрне, соңгы елларда корылык булуга карамастан, мөгезле эре терлекләрнең (МЭТ), савым көтүенең, дуңгызларның баш санын саклап кала алган өчен мактады. Парламент җитәкчесе муниципаль хакимиятне авыл җирендә эшлекле активлыкны арттыру, шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча җитди эшләргә, Казандагы яңа Агропромпарк фермерлар өчен ачкан мөмкинлекләрдән активрак файдаланырга чакырды.Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин, соңгы араларда республика җитәкчелеге хакимиятнең авыл җирендә дәрәҗәсен арттыруга күбрәк игътибар бирә, муниципаль идарәчеләргә бөтен яклап ярдәм итәргә тырыша, дип билгеләп үтте. Республиканың барлык авыл җирлекләре башлыклары шәхсән компьютер һәм автотранспорт белән тәэмин ителгән, хезмәт хаклары артты, әйбәт эшләүчеләре саллы премияләр ала, диде ул. Тулаем, парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, яңачишмәлеләр үсештә алга бер адым ясаганнар. Аннан соң парламент башлыгы алдынгыларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Район суды рәисе Равил Закировка "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исем бирелде.Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, "Ямашнефть" НГДУ цех начальнигы Виталий Орешин һәм фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларына ия булдылар. ТР-да тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча Республика Фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хатлары КМС (СОМ) заводы директоры Федор Бурчинга һәм Архангел авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюкка тапшырылды. "Ямашнефть" НГДУ һәм "Шешмаойл" ААҖ коллективлары район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр арасыннан район суды рәисе Равил Закиров судьялар корпусы исеменнән Фәрит Мөхәммәтшинга илдә барган оптимальләштерү шартларында Татарстанда тулы вәка-ләтле судларны саклап калуда федераль власть органнары белән турыдан-туры хезмәттәшлек иткәне өчен рәхмәт сүзләре ирештерде.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев