Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Энергетик сүзе горур яңгырый

22 декабрьдә, Энергетиклар көнендә, без җитештерү, сату һәм илебез халкын электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итүдә җаваплы булган сәнәгать хезмәткәрләрен хөрмәтлибез.

Сүз уңаенда, бәйрәмнең датасы да очраклы гына түгел. 22 декабрь - астрономик кыш башланган көн, елның иң кыска көне,димәк, нәкъ менә шул көнне энергетиклар киеренке эш алып бара да.

Бәла-казалар аркасында яисә утны өзгәндә (планлы) утсыз яшәүнең авырлыгын татымаган кеше бик сирәктер, бу хәлләрнең кабатланасын кем генә теләр икән. Бу хәлләр булмасын, электр энергиясе кулланучыга үз вакытында һәм тоткарлыксыз килеп торсын өчен районда "Челтәр компаниясе" ААҖ Чистай электр челтәрләренең Яңа Чишмә филиалы энергетиклары көнен дә, төнен дә хезмәт куялар. Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без аның җитәкчесе Харис Хөсәенов белән очраштык.
- Үзенең һөнәри бәйрәмен сезнең оешма нинди уңышлар белән каршылый? Үз дәрәҗәсен элеккечә ышанычлы һәм оператив тотамы?
- Безнең бурыч электр энергиясен өзүләр, кулланучылардан шикаятьләр булмау, электр энергиясенең сыйфаты яхшы булудан тора. Ә моңа линияләргә хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча даими сыйфатлы эш алып бару белән генә ирешергә мөмкин - эшебезнең уңышы да нәкъ менә шуннан тора. Без елдан ел электр энергиясеннән өзүләр тагын да азрак булсын өчен тырышабыз. Моңа, аерым алганда, модернизацияләү (яңалык кертүләр) дә этәргеч бирә. Безгә иске линияләрне ремонтлауга акча бүлеп бирәләр, без аларны үзләштерәбез. Быел Петропавел Бистәсе ягына таба сузылган югары көчәнешле линияләрне капиталь ремонтладык, район үзәгендә, авыл эчләрендәге (мисал өчен, Чертушта) линияләрне, дүрт трансформаторны яңасына алыштырдык, шуның икесе Сельхозхимиядә, Промбазада үткәргечләрне изоляцияли торганына алыштырдык. Болардан тыш, подрядчылар белән берлектә районның Төньяк-Көнбатыш өлешендә яңа объектларга технологик тоташтырулар, ПУЖКХ белән берлектә Яңа Чишмәдә 87 урам яктырткычларын алыштыру белән шөгыльләндек.
Авыл җирлекләре, җитәкчеләр мөрәҗәгать итсә, ярдәм итәргә тырышабыз. Авария хәлендәге, тузган тораклар буенча мөрәҗәгать итәләр, без линияләр тартабыз. - Әлбәттә, яңа объектларны тоташтырганда без кулланучыларга уңайсызлыклар тудырабыз: линиядә утны өзеп торабыз. Әлбәттә, шикаятьләр дә булгалый, тик быел алар азрак. Быел табигать "шаярулары" булмады үзе. Август аенда гына көчле давыл аркасында бер багана ауды, тик без аны тиз арада җайладык. Кыскасы, безнең оператив һәм ышанычлы эш итүебезне кулланучы үзе бәяли.
44 кешедән торган безнең коллектив бик көйле эшли. Бездә төрле буын кешеләре: яшьләр, урта яшьтәгеләр эшли, алар үзләрен бербөтен итеп тоялар. Коллективның нигезен элеккеге кадрлар тәшкил итә, һөнәри яктан үсәр өчен бездә яшь белгечләргә дә бөтен шартлар тудырылган.
- Бездә эшләүчеләр бар да әйбәт, кемне дә булса аерып күрсәтү дә кыен, - дип дәвам итте сүзен Харис Хөсәен улы, шулай да техник хезмәт күрсәтү буенча инженер Руслан Мингалиев, электромонтерлар Владимир Грязнов, Сергей Лосев, шоферлар Геннадий Ерашов, Кәрим Мөхетдинов, подстанциядә кизү торучы Сергей Былинкин һ. б. атап үтми булмый. Яңа Чишмә энергетиклары ел саен һөнәри осталык , янгын куркынычсызлыгы буенча Чистай электр челтәре үткәргән конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны яулый. 2015 елда да шулай булды. Эшли дә беләләр, төзекләндерү эшләре, кардан шәһәрчекләр ясау буенча конкурсларда, спорт ярышларында да призлы урыннар яулыйлар.
Күптән түгел волейбол ярышында беренче урынны яуладылар. Әлбәттә, җитәкче үз кул астында эшәүчеләрдән канәгать.
- Энергетиклар көне алдыннан хезмәттәшләремә, үзебезнең ветераннарга сәламәтлек, тормышларында күңелле вакыйгаларның күбрәк булуын телим, - диде Харис Хөсәен улы.
Без дә халык хуҗалыгында бик мөһим саналган тармакта эшләүчеләрне котлауга кушылабыз. Ни генә дисәң дә, "Энергетик" сүзе горур яңгырый.
Ольга ИВАНОВА Электромонтерлар Александр Нестеров, Владимир Грязнов һәм шофер Иван Шилов (сулда) үз эшләрен бик шәп беләләр.Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев