Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшлекле атна

Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмә-планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Шимбә көнне район үзәгендә булып үткән ярминкә һәм май чабу бәйрәме турында район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова хәбәр итте (шул ук биттә укыгыз).
Ул шулай ук атна саен мониторинг үткәрелә торган социаль әһәмияткә ия продуктларның бәяләре турында да сөйләде. Атна эчендә бәяләр үсеше әлләни күзәтелми, тик 2014 елның августыннан бер килограмм шикәр комы, балык, тавык ите, бер дистә йомырка бәясе 20 сумга, дөге һәм карабодай - 40 сумга, алма һәм банан - 35-40 сумга (бер килограммы) арткан.
Росреестрның район бүлегенең эш нәтиҗәләре турында оешма җитәкчесе Галина Скокова җиткерде.
"Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге начальнигы Наталья Иванова 2014 елда Үзәк эше турында сөйләде (тәфсилләбрәк киләсе санда укырсыз).
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Леонид Богомолов информациясе буенча сөт 2014 ел дәрәҗәсеннән 7 тоннага күбрәк сатыла (һәр көнне барлыгы 58,6 тонна), шуның 43 тоннасы - КМС заводына, 15 тоннадан артыграгы - районнан читтә). Сөтнең майлылыгы югары булганга хуҗалыкларга көн саен 7 тонна сөт өстәп языла.
Планеркада шулай ук балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларның туклануы, күрсәтелә торган көнкүреш хезмәтләрен һәм сәнәгать товарларын сатуны киңәйтү кирәклеге турында әйтелде, район башлыгының район үзәгендәге хезмәт коллективлары белән очрашуларында һәм авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында күтәрелә торган мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев