Эшлеклеләр
Март башында Казан шәһәрендәге Игенчеләр сараенда иң әйбәт авыл җирлеге башлыкларын билгеләү буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Шушы чарада безнең районнан Акъяр һәм Тубылгы Тау авыл җирлекләре башлыклары Данияр Гайнуллин белән Фәрит Фәттахов та катнашты. Евгений СТАРОВ Конкурсның "Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал-туар санын саклап калу" номинациясендә критерийларның берсе -...
Март башында Казан шәһәрендәге Игенчеләр сараенда иң әйбәт авыл җирлеге башлыкларын билгеләү буенча республика конкурсына йомгак ясалды. Шушы чарада безнең районнан Акъяр һәм Тубылгы Тау авыл җирлекләре башлыклары Данияр Гайнуллин белән Фәрит Фәттахов та катнашты.
Евгений СТАРОВ
Конкурсның "Гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мал-туар санын саклап калу" номинациясендә критерийларның берсе - ШЯХ-не үстерүдә кредитлар бирү иде. Дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнгән авыл җирлекләре башлыклары ташламалы кредит алуга халыкны өнди алганнар, шул сәбәпле шәхси хуҗалыклардан сөт сатып алуны һәм терлекләрнең баш санын арттыруга ирешкәннәр. Район буенча ел йомгакларына караганда 100 йортка 22 кредит бирелгән булса, Акъяр авыл җирлегендә бу сан - 37, Тубылгытауда - 35. Шушы авыл җирлекләре башлыклары һәм аппараты тарафыннан халык арасында зур аңлату эшләре алып барылган, тиешле документларны рәсмиләштергәндә ярдәм күрсәтелгән. Акъяр авыл җирлегендә 130 йортта 224 баш МЭТ асрала, шуның 115 башы - сыерлар. Ел дәвамында МЭТ 13 башка, сарыклар 71 башка арткан. 2011 елда халыктан 3263 центнер сөт сатып алынган, бу 2010 елдагыдан 452 центнерга күбрәк. Быел ике гаилә гаилә фермасы төзүгә заявка биргән. Ел башыннан 2 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларын үстерүгә кредит алу өчен документлар тапшырган.
Тубылгы Тау авыл җирлегендә 194 йортка 370 баш МЭТ туры килә, шуларның 151 башы - сыерлар. Ел дәвамында МЭТнең баш саны 120гә, сарыкларның 32гә арткан. 2011 елда 1725 центнер сөт хәзерләнгән, бу 2010 елгы дәрәҗәдән 229 центнерга күбрәк. Ел башыннан өч кеше ШЯХ үстерүгә кредит рәсмиләштергән, тагын берсе - документларын әзерли. Бу торак пунктларда яшәүче халыкның эшлекле активлыгы арта бара, уңай динамика күзәтелә.
Игенчеләр сарае сәхнәсендә Данияр Гайнуллин белән Фәрит Фәттаховка Дипломнарны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырган. Без Акъяр һәм Тубылгы Тау авыл җирлекләре башлыкларын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә уңышлар, шуңа нигезләнеп халыкның тормыш дәрәҗәсе тагы да яхшыруын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев