Эшләре уң бара
Почта элемтәсе бүлеге эше, беренче чиратта, халыкка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. 2012 елның июнендә Россия почтасы тарафыннан район халкына 3350 берәмлек язма корреспонденция (хат, бандероль, посылка, экспресс - почта), 150 берәмлек акча переводлары тапшырылган. Почта хезмәте ярдәме белән 7100 кешегә пенсия һәм пособие бирелгән; район халкы 48400 берәмлеккә якын...
Почта элемтәсе бүлеге эше, беренче чиратта, халыкка югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән. 2012 елның июнендә Россия почтасы тарафыннан район халкына 3350 берәмлек язма корреспонденция (хат, бандероль, посылка, экспресс - почта), 150 берәмлек акча переводлары тапшырылган. Почта хезмәте ярдәме белән 7100 кешегә пенсия һәм пособие бирелгән; район халкы 48400 берәмлеккә якын вакытлы матбугат (газета-журналлар, китаплар) алган; коммуналь, муниципаль һәм элемтә хезмәте өчен түләүләрне район халкының күпчелеге почта бүлекчәсе аша башкаруны кулайрак күрә. Яңа информацион технологияләрдән файдаланып пенсияләрне, пособиеләрне тапшыру, коммуналь, салым һәм башка төр түләүләрне түләү буенча хезмәт күрсәтү системасын камилләштерү почта элемтәсе бүлекчәләре эшендәге проблемаларны (авыл җирендә социаль әһәмияткә ия булган) оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Почта элемтәсе бүлекчәләре арасында (алар 14) Акъяр, Яңа Чишмә, Чуаш Чабаксары, Екатерина, Шахмай, Черемухово, Петропавел һәм Красный Октябрь иң яхшылары булып санала. Әлеге өлкәдә Гөлнур Сабирова, Елена Насонова, Надежда Федорова, Светлана Иванова, Нина Бадяева, Антонина Сальцина, Анна Ерохиналар - үз эшләренең осталары, Захарова Надежда Валентиновна (рәсемдә) Красный Октябрь почта бүлекчәсендә 26 елдан артык эшли. Ул үзе шул ук авылда туып үскән, авылдашларының һәркайсын яхшы белә, таный, аңа һәр тыкрык, һәр йорт таныш, шуңа күрә аңа декрет ялыннан соң хат ташучы эше тәкъдим ителгәч тә, ул риза була.
Юллар булмауга, нинди һава торышы булуга карамастан, 14 ел буена ул авыр сумкасын күтәреп авыл халкына почта тараткан. Хәзер Надежда Валентиновна 12 ел инде элемтә челтәре начальнигы булып эшли, аның карамагында өч почтальон эшли, аларның да стажлары 9-12 ел, болар: Ирина Пьянзина, Нина Антонова һәм Полина Филатовалар. Бу хатын-кызлар (бигрәк тә язылу кампаниясе вакытында) көн саен йорттан йортка кереп, һәр кеше өчен уңайлы вакытын туры китереп, унар чакрым юл үтеп, аларның финанс мөмкинлекләрен чамалап, газета-журналларга язылырга тәкъдим итәләр. Н. Захарова сүзләренә караганда, газета-журналларга почта бүлегендә поселок халкы гына язылган, калган абунәчеләрне хат ташучылар өйләрендә яздыртканнар. Красный Октябрьдә ел саен подписка планының арттырып үтәлүе - хат ташучылар хезмәте. Районның һәрбер почта бүлегендә үз һөнәрләрен яраткан, җаваплы, һөнәри бәйрәмнәрен хаклы рәвештә үзләренеке дип атый алган кешеләр эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев