Дүрт фермер Татарстан Авыл җуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча грант откан, техниканың һәм җиһазлар бәясенең 70%ын аларга хөкүмәт түли. Акъярдан фермер Гөлфия Дәүләтшинаның әлеге акча күләме 700 мең сум тәшкил итә (рефрижератор белән автомобиль сатып алырга ниятли), Петропавел Бистәсеннән Николай Скоков ике трактор (МТЗ-1221 һәм МТЗ-82), чәчкеч һәм тагылмалы җиһаз сатып ала (грант күләме 2,4 млн. сум), Зирекледән Айгөл Кадыйрова 3 млн. сумлык грантка "Газель" а/м һәм тулы комплектта авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алырга ниятләгән, ә район үзәгеннән Айрат Шакиров 980 мең сумлык грантка сөтүткәргеч һәм ТСН (тирес чыгару өчен транспортер) сатып алачак.
-66 баш сыерга исәпләнгән ферма төзелеше төгәлләнде һәм язын сыерлар сатып алырга уйлыйм, - дип сөйли Айрат Шакиров. - Сөтүткәргеч һәм ТСН урнаштырасы гына калды, конкурста катнашып, мин җиңүчеләр исемлегенә эләктем. Безгә, фермерларга, хөкүмәтнең булышлык күрсәтүе тагы да сөендерә. Бары тик үзеңә ялкауланырга һәм куркырга кирәкми. Булдыклы һәм тырыш кешеләргә теләсә нинди эш кулдан килерлек, өстәвенә, шундый ярдәм булганда.
Аның сүзләрен фермер хуҗалыгы башлыгы Николай Скоков та хуплады.
-Без хөкүмәтебезгә авыл бизнесын үстерүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәтле, әлбәттә, тик бу "Лизинг-грант" программасында азагына чаклы эшләп бетермәгән нәрсәләр бар. Аерым алганда, откан грант акчасы күләмендә без техника яки җиһаз сатып алган лизинг компаниясенә әйләнештәге акчалардан акча күчерергә тиешбез. Шуннан соң гына республиканың Икътисад министрлыгы шушы акчаны кайтара. Безнең ирекле акчабыз исә гел булып тормый бит. Министрлык грант акчасын турыдан-туры лизинг компаниясенә күчерсә җайлырак булыр иде, үз чиратыбызда, алган техника бәясенең үзебезгә тигән өлешен генә түләр идек.
Безнең районда эшмәкәрләр арасында тагын өч җиңүче бар: "Карат" СПК (җитәкчесе Фәрит Вәлиуллин) 360 мең сумлык грант акчасын алдан төзелгән килешү буенча лизинг түләвен каплауга (сөт ташучы машина алган) тотачак, "Стройсервис" ҖЧҖ (Хәлим Билданов) 260 мең сумлык грант акчасын пластик пыяла пакетлар җитештерү өчен җиһаз сатып алуга, ә эшмәкәр Татьяна Азарян 1 млн.сум грант акчасын профнастил җитештерү буенча җиһаз сатып алуга тотарга ниятли.
Соңгы өч грант җиһаз бәясенең 40-45%ын тәшкил итә, калган өлешен эшмәкәрләр үзләре түлиләр.
Безнең районда җитештерүнең төрле тармагында бизнес белән шөгыльләнергә теләгән булдыклы эшмәкәрләрнең шактый булуы сөендерә. Үз чиратында, бу эш-гамәлләре белән алар халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыруга сәбәпче булалар, яңа эш урыннары пәйда була, район бюджетына салымнар күбрәк түләнә, бу исә киләчәктә районның социаль-икътисадый үсешенә булышлык итә. Эшмәкәрләргә исә бизнесларында һәм барлык эшләрендә уңышлар телисе генә кала.
Азат МУСИН
Нет комментариев