Эштә активлыкны арттырырга
Дүшәмбе көнне безнең район территорииясендә авыл халкының эштә активлыгын арттыру, аларның шәхси хуҗалыкларын алып баруда булышлык күрсәтү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын шул исәптә гаилә фермаларын үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөһәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм...
Әлеге чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Министрлар Кабинеты аппараты, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, 12 районнан башлыклары һәм АҖ башлыклары, ТР Фермер һәм крестьян хуҗалыклар ассоциясе рәисе Камияр Байтимеров, "Россельхозбанк", РФ Саклык банкы һәм Татпотребсоюз вәкилләре дә катнашты.
Практик өлеш кысаларында киңәшмәдә катнашучылар Акъярда урнашкан Гөлфия Дәүләтшинаның гаилә фермасында булдылар һәм шул ук авылда яшәүче Наил Гатауллин белән Әсәдулла Сибгатовларның шәхси ярдәмче хуҗалык эшчәнлеге белән дә таныштылар. 28 савым сыеры булган гаилә фермасы прогрессив технология буенча кыска срокларда төзелгән һәм анда хәзер 30 баш сыер бар, өстәмә 3 эш урыны булдырылган. Ел саен 4000 литрдан артык сөт җитештергәндә фермерлар үз чыгышларын 3 ел эчендә каплап булыр дип исәплиләр. Гатауллинның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 8 баш МЭТ, шул исәптә 3 сыер, 25 сарык бар, ә Сибгатов хуҗалыгында - 9 баш МЭТ, шул исәптә 4 сыер, 17 сарык, ат. Алар тарафыннан быел 10 тоннадан артык сөт һәм 850 килограмм ит җитештерелгән.
"Карат" СПК-да семинарда катнашучыларга терлек чалу, колбаса һәм ярымфабрикатлар җитештерү цехлары күрсәтелде, шунда җитештерелгән әйберләрнең тәмен татып карау мөмкинлеге дә булдырылган иде.
Киңәшмәнең пленар өлешен ачып җибәреп, Фәрит Мөхәммәтшин финанс һәм матди ресурслар эзләп, шәхси хуҗалыклар, хуҗалык итү һәм эшмәкәрлекнең башка формалары үсешен тәэмин итеп, хакимият (властяь) авыл халкының эш белән тәэмин ителү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, дип билгеләп үтте. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов җыелган халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул, район, гаилә фермаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү турында сөйләде.
"2012 елда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча эш нәтиҗәләре һәм киләчәктә аларга ярдәм итү буенча чаралар турында"гы доклад белән Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Соңгы елларда республика шушы секторны стимуллаштыру һәм ярдәм итүнең төрле механизмнары эшләнде, дип билгеләп үтелде. 2012 елдан башлап "Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" һәм "Гаилә терлекчелек формаларын үстерү" дип аталган программалар эшли башлады, программаның эшләвендә федераль органнар да катнаша, диелде. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү 1 фермерга грант күләме 1,5 млн. сумга чаклы, гаилә фермаларын төзүгә 5 млн. сумга чаклы тәшкил итә.
Республика ведомствосы башлыгы терлекчелекне үстерүдә, кул хезмәтеннән читләшүдә, шул ук вакытта авыл тормышын саклап калуда аерым өметләрне югары технологияле гаилә фермалары төзү белән бәйли. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге юнәлешне ТР Президенты үз контролендә тота.
Бүгенгесе көндә республикада 800 дән артык гаилә фермасы эшләп килә, шуның 383 есе - югары технологияле 300-дән артык ферма төзелү стадиясендә. Республикада шәхси хуҗалыкларны тотрыклы үстерү өчен бөтен шартлар да бар, алар исә 400 меңнән артык, фермер хуҗалыкларын (үзмәшгульлек белән 6 меңнән артык), авыл җирендә башка форма эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар җитәрлек. Уңай үрнәк итеп Марат Әхмәтов безнең районны телгә алды, соңгы елларда бездә авыл эшмәкәрләпрен һәм шәхси хуҗалыкларны үстеррү эше активрак бара. "Акъяр авылында без күргән нульдән башлаптөзелгән гаилә фермасы - бу безнең байлыгыбыз. Андый кешеләрне сакларга, нәкъ шундый гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк", - дип ассызыклады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минситрлыгы башлыгы.
Семинарга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кат Татарстан Президенты ярдәме белән республикабызда җирле үзидпрәләрне үстерү мәсьләләренә җитди игътибар бирелә, дип басым ясады.
Парламент башлыгы авыл җирлекләре башлыкларын авыл кеөеләре арасында аңлату эшләрен активрак алып барырга, үз эшләрен ачу яки хуҗалыкларын киңәйтүнең яңа мөмкинлекләре турында оператив мәгълүмат җиткерергә, эшсезлекнең үсеш яки кимү динамикасын анализларга, МЭТ-нең баш санына төгбл исәп алып барырга чакырды.
Киңәшмә азагында иң әйбәбт авыл җирлеге, иң әйбәт шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооператив конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бер төркесм бүләкләнүчеләр арасында Ленино авыл җирлеге башлыгы Виктор Веретенников, Черемухово авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Елена Корнева һәм гаилә фермасы башлыгы Гөлфия Дәүләтшина да бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев