Фермада чиста һәм тәртип
"Кулон" агрофирмасының Черемухово бүлекчәсе сөтчелек комплексыннан Самарага көн саен 7,5 тонна югары сыйфатлы сөт озатыла. Территориядә һәм барлык терлекчелек биналарында биналарның һәм терлекләрнең чисталыгы күзгә ташлана. Евгений СТАРОВ
"Кулон" агрофирмасының Черемухово бүлекчәсе җитәкчесе Раил Нәгыймов белән бергәләп без барлык терлекчелек биналарын карап әйләндек, монда эчке якта хәтта стеналар да яхшы итеп юылган, сыерлар һәм бозаулар идеаль шартларда асрала, рационда баланслаштырылган ашату өчен кирәкле булган бар нәрсә дә бар. Комплекс 1000 баш савым көтүенә исәпләнгән, хәзергесе вакытта көтүлекне швед токымлы башмак таналар белән тулыландыру бара. Якын араларда Түбән Новгородтан тере авырлыклары 500 килограммнан артык булган берне бозаулаган 250 баш тана кайтарырга тиешләр. Бу терлекләр, Р. Нәгыймов сүзләре буенча, безнең шартларга җайлашкан, лейкоз кебек авыруга бирешмәүче булып саналалар.
Бүлекчәдә терлекләрне кышлату өчен ике ел ярымга җитәрлек азык запасы хәзерләнгән, 11 мең тонна сенаж, 19 мең тонна силос бар, печән, салам һәм фураж да җитәрлек. Яшь терлекләргә микроэлементлар, балык мае, биологик өстәмәләрдән торган ботка пешерәләр. Фермада 80гә якын кеше эшли, барлык эшчеләр дә шушы авылдан, алар өчен барлык шартлар да булдырылган, эштән соң сауна һәм душ керергә була, хезмәт хакы вакытында түләнә, сыер савучыларның уртача хезмәт хакы 12-13 мең сум тәшкил итә, ә алдынгы савымчыларның ул ике тапкырга диярлек күбрәк. Алдынгы савымчы Наталья Корнева (рәсемдә) 11 ай эчендә 140 тоннадан артык сөт сауган, тулаем савым буенча ул районда икенче урынны били. Наталья Беспалованың күрсәткечләре аннан азга гына калыша. Терлекче Алексей Насейкин, бозау караучы Ольга Рузанова, эретеп ябыштыручы Александр Корнев, ветеринария табиблары Илья Захаров белән Надежда Бургурова, бригадир Алексей Мякишевлар фермада бик тырышып эшлиләр.
Ноябрьдә 100 башка исәпләнгән бозаулар абзары төзи башлаганнар, монда бозауларны салкын алым белән асрарга ниятлиләр. Төзелеш эшләре кызу темпларда алып барыла һәм декабрь урталарында "өй туе" үткәрергә исәплиләр.
Сөтнең сыйфатына контроль ясау өчен соматик күзәнәкләр санын тикшерү буенча җиһаз сатып алганнар. Сыерлар җилен ялкынсынуы авыруына даими тикшерелә, сыерларның сөт бирүдән ташлатулары, дөрес үрчем алулары контрольдә тотыла.
Ел башыннан бирле сөт җитештерү 14 процентка арткан, бозаулар узган елдагыдан 149 процентка күбрәк алынган, ит сату 1,5 тапкырга арткан, симертүдә яхшы артым алалар. Әлеге күрсәткечләргә хезмәт һәм технологик дисциплинаны тиешенчә үтәү, терлекчеләрнең тырышып эшләүләре нәтиҗәсендә ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев