Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әфганчылар берлегенә тиңдәш юк

15 февраль көнне Яңа Чишмәдә сугышчан хәрәкәтләрдә һәм хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның очрашуы булып узды. Бу очрашу үтә дә тәэсирле булды. Әфганчыларның бердәмлегенә ис китәрлек, дип юкка гына әйтмиләр. 32 сугышчы-интернационалист һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг үткәрделәр һәм алар хөрмәтенә веноклар, канәфер чәчәкләре салып, бер минутлык тынлык белән...

Шушы очрашуның тантаналы өлеше Яңа Чишмә гимназиясенә күчте, анда сугышчы-интернационалистларны район башлыгы Вячеслав Козлов истәлекле дата уңаеннан котлады. Үз чыгышында ул: "Һәр сугышчы-интернационалист бар халыкның хөрмәтенә-ихтирамга лаек. Сез хәрби бурычыгызны намус белән үтәдегез, әле хәзер дә гражданлык бурычыгызны шулай үтисез", - диде. Вячеслав Козлов Әфганстанда гына түгел, башка кайнар нокталарда да сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны берләштергән җәмәгать оешмасының эшен дә билгеләп үтте: "Бүгенгесе көнне сез яшьләргә патриотик тәрбия бирү, илебезнең оборонасын ныгыту буенча актив эш, район тормышының һәр тармагында иҗади эшчәнлек алып барасыз", - диде ул. Хәрби комиссар Андрей Пичушкин җыелган халыкны шушы дата уңаеннан котлады, шушы илдә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның һәммәсен "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу" уңаеннан чыгарылган юбилей медале белән бүләкләү турында игълан итте. Шунда ук ике сугышчы-интернационалистка медальләр тапшырды, тиздән калганнарына да тантаналы шартларда медальләр тапшырыласын әйтеп узды.
Сугыш барганда һәлак булган ике солдатны һәм инде тыныч вакытта бакыйлыкка күчкән биш иптәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сугышчы-интернационалистларның тол калган хатыннарын хөрмәтләп, бүләкләр тапшырдылар. Яшьләргә әйбәт тәрбия биргән өчен Фәнил Нуруллинга, Владимир Хорьковка, Илсур Хәбибуллинга ТР хәрби комиссариатының Мактау грамоталары тапшырылды.
(Ахыры 3 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Сүз сөйләргә теләгән һәрбер сугышчы-интернационалистка бирелде, тик берәү дә артыгын сөйләмәде. Иң мөһиме турында гына сөйләштеләр. Марат Садыйков Әфганстан сугышыннан эпизодларны искә төшерде: күз алдында якташы - Зәй егетенең һәлак булуы турында сөйләде. Ветераннар Советы җәмәгать оешмасы рәисе Виктор Калмыков үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде: "Сафларыбыз сирәгәя бара. Япь-яшьләр бакыйлыкка күчә. Менә хәзер егетләрнең берсе матди ярдәмгә һәм рухи яклауга мохтаҗ. Без аңа ярдәм итәргә тиешбез", - дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә. Аның тәкъдимен башкалар да хуплады. Әфганчыга операциягә кирәкле акчаның яртысын (25 мең сум) район бирә. Вячеслав Козлов шул хакта әйтте. Санаулы минутлар эчендә игелекле граҗданнар бу изге эшкә үз өлешләрен (ә ул шактый) керттеләр. Шушы чараның тантаналы өлешен авыл һәм район мәдәният йорты артистлары, БСМ-нә йөрүче яшь биючеләр чыгышы бизәде. Алар патриотик җырлар башкарганда шушы көн геройларының еракта калган тормышларыннан фоторәсемнәр - слайдлар күрсәтелде. Әфганчыларның һәм чечнячыларның кул кысышулары, туганнарча кочаклашулары, тормыш-көнкүреш турында фикер алышулары бәйрәм табыны янында да дәвам итте.
-Безнең мондый очрашулар елына бер-ике мәртәбә була, бәлки шуңа да аңа теләп киләбездер, - дип сөйләде әфганчы Сергей Хорьков, - шундый очрашулардан соң әле озак вакыт шушы хатирәләр белән яшибез. Чечнячы Николай Храмышев: "Яңа Чишмәдә яшәүче егетләр белән без еш күрешәбез, аралашып яшибез. Ә менә һәммәбезгә бергә җыелу җае елга бер генә була. Мин мондый очрашуларга бик теләп киләм", - диде.
Сугышчы-интернационалистлар Яңа Чишмә гимназиясе җитәкчеләренә һәм персоналга кунакчыл булганнары өчен рәхмәтләр белдереп, әле урамга чыккач та тиз генә таралыша алмый тордылар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев