Гаилә - иң кадерле нәрсә
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районда тагын бер гаилә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булды (шушы медаль ел саен кемгә дә булса тапшырыла). 8 нче июльдә районның ЗАГС бүлегендә Архангел Бистәсеннән Ольга Алексеевна белән Юрий Александрович Петровларны шушы медаль белән бүләкләделәр.
Нәкъ 25 ел элек Чувашиядә туып үскән яшь агроном институт тәмамлап Бистәгә эшкә килә. Ул биредә үзенең язмышын очратасын һәм шушында төпләнеп каласын әле башына да китерми. Зәңгәр күзле, тыйнак, мөлаем Бистә чибәре Ольга аны гына көтеп торган диярсең. 25 ел парлашып, чөкердәшеп гомер итү сизелми дә үткән, күптән түгел Петровлар көмеш туйларын билгеләп үткәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Нина Сердюк сүзләренә караганда, бу гаилә күпләр өчен бер-берен аңлашып, дус, тату, яратышып яшәүче гаилә, ул бер-беренә тугры калып, гармонияле ир-хатын мөнәсәбәтләре белән үрнәк булып тора. Авылда бу гаиләне хөрмәт итәләр, Юрий Александрович күп еллар "Архангельское" КФХда баш агроном булып эшли, ярдәмче хуҗалыклары да шактый зур. Үз хезмәте белән муллыкка-бөтенлеккә ирешкән эш сөюче гаилә дүрт бала да тәрбияләп үстерә. Олы уллары Михаил өйләнгән, нефтьче булып эшли, Бистәдә әти-әнисеннән ерак та түгел йорт төзи, хатыны Виктория белән кыз үстерәләр. Кызлары Татьяна "Ак Барс Банк"та эшли, икенче кызлары Елена быел кызыл дипломга ВУЗ тәмамлаган, төпчекләре Сергей 9 нчы сыйныфка күчкән. Район башлыгы урынбасары, районның хатын-кызлар советы рәисе Наилә Закирова бу гаиләгә алтын туйларына чаклы мәхәббәтләренә тугры калып, оныкларына сөенеп, балаларының игелекләрен күреп яшәүләрен теләде. «Безнең көннәрдә гаилә - рухый һәм әхлакый таяныч, мәхәббәт, хөрмәт итү, җан җылысы чыганагы. Гаилә - ул безнең өчен иң кадерле нәрсә. Шуңа да гаилә учагы безгә биргән кыйммәтләрне саклый белү мөһим», - диде ул. Ул бу гаиләгә медаль, бәйрәмнең символы булган ромашка чәчәкләре сыман эшләнгән күкрәк билгесе - истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Балалары да әти-әниләрен кочып, чәчәккә күмделәр. Тантананың сәбәпчеләре өчен Чуваш Чабаксарыннан "Илем" ансамбле мәхәббәт һәм тугрылык турында җыр, район үзәгеннән Шәйхетдиновлар дуэты гаилә гимнын башкарды. "Әче" дип өндәүгә, тартынып кына булса да, бәхетле пар, туй көннәрендәгечә, бер-берсен үпте.
Гаилә җылысы тантананы түгәрәкләгән чәй табыны янына күчте.
Башка рәсемнәрне сез безнең сайттан карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев