Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гер күтәрүдә рекорд куялар

22 мартта "Аҗаган" яшүсмерләр клубында гер спорты буенча ярышлар булып узган.

Анда Тубылгы Тау мәктәбе гер күтәрүчеләре һәм аларның тренерлары Ринат Гатин чакырылган булган. Шулай ук яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче дөнья чемпионатының көмеш призеры Илсур Нәбиуллин, ике тапкыр дөнья чемпионкасы булган Гөлгенә Исмәгыйлова, Зирекледән күп тапкырлар район һәм республика ярышларында призлы урыннар яулаган Ирек Вәлиевлар да чакырылган. Тубылгы Тау урта мәктәбе укучылары герләр белән мастер-класс күрсәткәннәр. Спортчылар төрле төркемнәрдә чыгыш ясап, түбәндәге нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Кече төркемдә (5,6,7 сыйныф) 8 кг-лы гер күтәргәннәр һәм Тубылгы Таудан Рифат Әбдрәфыйков беренче булган, аның артыннан зиреклеләр Нәфис Хөснетдинов һәм Мансур Сөләйманов. 1998-99 елда туган егетләр арасында Илгизәр Саримов (Тубылгы Тау) җиңгән, Илдар Миннебаев - 2 нче һәм Фәрит Хәйбуллин - 3 нче урында (икесе дә Зирекледән). Әлеге егетләр 16 кг-лы гер күтәргәннәр. Кызларга 12 кг-лы герләр күтәрү тәкъдим ителгән. Тубылгы Таудан җиңүче Алинә Хәсәнова Бөтенрәсәй рекорды куйган - 10 минут эчендә герне 217 тапкыр күтәргән. Аның авылдашы Алия Хәлилова - 2 нче, Зирекледән Алсу Вәлиева - 3 урында.
Гөлгенә Исмәгыйлова (Тубылгы Тау, 16 кг-лы гер белән) һәм Камил Габетдинов (Зирекле, 24 кг-лы гер) беренче урыннарны яулаганнар.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев