Гимназия укучыларын каршылый
1 июньдә Яңа Чишмә гимназиясе чираттагы мәртәбә 1973 елда мәктәп тәмамлаучылар өчен үз ишекләрен ачты. Өлкән яшьтәге 29 ир-ат һәм хатын-кыз, 40 ел элек булган кебек, зур дулкынлану белән туган мәктәп бусагасын атлап керделәр. Байтак еллар эчендә мәктәпнең тышкы ягы шактый үзгәргән булса да, мәктәп рухы үзгәрешсез калган. Туган мәктәп,...
Ул еллардагы укытучылар коллективы фоторәсемнәрен һәм иске мәктәп бинасы төшерелгән фильмны карагач, күңелләре бераз моңсуланып куйды, тик бераздан мәктәп еллары тормышындагы күңелле вакыйгаларны искә алдылар һәм әлеге "кунаклар" кабат малайларга, кызларга әверелделәр, ул вакытлардагы кызык чакларны аларның укытучылары Ерофеева Ирина Николаевна бик яхшы хәтерли икән әле. Кемдер сыйныфта иң җитдие булган, бусы - Сергей Дунаев, кемдер иң шаяны - Виктор Сыров, спортчы - Аня Кияшова, ә Тамара Швеева - "сыйныфның җаны" булган, 1973 елдагы чыгарылыш иң тату, дус чыгарылыш булган һәм булып кала да. Моны түбәндәге очраклар да раслый: очрашуларга алар, нинди генә мөһим һөнәр ияләре булмасыннар, нинди генә эшләр башкармасыннар, Россиянең төрле почмакларыннан, ерак араларны якын итеп кайтырга тырышалар, ике сыйныф (А һәм Б) чыгарылыш укучыларыннан өч гаилә: Завалишиннар, Беспаловлар, Сыровлар гаиләсе корылган.
Алар башкаруында (хор белән) "Как хорошо, что все мы здесь сегодня собрались…" дип аталган җыр яңгырады. Очрашу кичәсе кафеда дәвам итте.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев