Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлия Закирова:“Безнең эштә кешеләрне яратмый мөмкин түгел“

Авылдагы фельдшер - гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга туры килгән кеше. Тубылгы Тау ФАП мөдире фельдшер Гөлия Закирова инде менә 20 ел шушы эшне башкара.

Үзенең хезмәттәше, тәҗрибәле акушерка Гөлнур Гатина белән бергәләп ул авылда яшәүче 680 кешенең сәламәтлеге өчен җавап бирә. Шушы еллар дәверендә икесе дә күпме Тубылгы Тау кешесенә ярдәм иткәннәр.
Гөлия Ислям кызы медицинага Зирекле хастаханәсендә гомере буе балалар шәфкать туташы (патронаж) булып эшләгән әнисе юлыннан киткән. Авылда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләве аңа бик ошый. Гомумән, авылда фельдшер, барыбер, табиб кебек инде. Һәм аның эше дә - битараф күңеллеләр өчен түгел, чөнки авыл "докторы"ның эш көне еш кына сигез сәгать белән генә чикләнми. Боегып утырырга аның вакыты да юк: пациентларны кабул итү, дәвалау билгеләү, процедуралар үткәрү генә түгел, ә авыруларның өйләренә дә барырга кирәк. Эш җитәрлек: һәр көнне 20 шәр кеше кабул ителә, ә кышын грипп эпидемиясе вакытында аннан да күбрәк була. Аның эшендә халыкны диспансерлаштыру үткәрү күп вакыт ала. Һәм авыл фельдшерының эше елдан-ел арта.
Әгәр дә берәрсе авырап китсә, фельдшерның бөтен уй-фикере бары бер нәрсәдә: "Ничек ярдәм итәргә?". Һәм авыруны җиңәр өчен мөмкин булганның барын да эшләргә тырыша.
-Һәр авыру йөрәк аша уза. Безнең эштә кешеләрне яратсаң гына эшләп була. Кеше нинди генә хәлдә булса да, аңарда яшәүгә өмет уята белү кирәк. Һәр пациентка индивидуаль якын килү мөһим,- ди ул.
Авыл фельдшеры күп нәрсәне эшли белергә тиеш. Чөнки табиблар, педиатр һәм терапевт район үзәгеннән график буенча гына килә, ә калган вакытларда Гөлия Ислям кызы теге яки бу медицина ярдәме күрсәтү буенча карарны үзе кабул итә. Байтак еллар эшләү дәверендә ул шактый тәҗрибә туплаган. Һәм еш кына авыруга диагнозны ул бер караудан ук куя. Дөрес, әгәр дә кыенлыклар була калса, ул РҮХ табиблары белән киңәшләшә, ә кирәк булган очракта белгечкә шәһәргә җибәрә. Мәгълүм булганча, яхшы сүз - үзе дәва.
Авыл халкы фельдшерларның кадерен белә һәм хөрмәт итә. Пациентлар Гөлия янына аның һөнәри осталыгын белеп, сәламәтләнүләренә ышанып киләләр. Гөлия алар өчен һәрвакыт борчыла һәм, хәтта, урамда очратканда да аларның исәнлекләре, билгеләнгән дәвалауны үтәүләре, тикшеренү үтүләре белән кызыксына, сораштырып тора.
Тәҗрибәсе зур булуга да карамастан, Гөлия даими төстә белем эстәп тора: медицинага кагылышлы китаплар укый, Интернетта медицина яңалыклары белән таныша. Авыруларны дәвалаганда боларның кирәк булуын белә ул, чөнки медицина бер урында тормый. Үзе әйткәнчә, эшен Гөлия һәрчак шәхси тормышыннан өстенрәк куя. Әмма тормыш иптәше аның ярдәмчесе дә, яклаучысы да. Авыруны поликлиникага яки хастаханәгә илткәндә дә, дару алырга аптекага барырга туры килгәндә дә ул аңа мөрәҗәгать итә. Гаиләдә кечкенә ярдәмчеләре - җиде яшьлек кызлары Нурия дә үсеп килә.
Авыл фельдшеры постта торучы солдат кебек - аның постны ташлап китәргә хакы юк. Халык исә үзләренең сәламәтлекләре сагында шундый медицина хезмәткәрләре торганда күңелләре тыныч булуга ышана.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X