Гореф-гадәтләрне яңадан торгызып
Шушы көннәрдә редакциядә район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков булып китте, ул үзе белән 30 ел элек төшкән фоторәсемнәр дә алып килгән. Алар 1983 елда үткән Сабан туенда төшерелгән. Әлеге бәйрәмне шул елның июнь аенда оештыру бюросы әзерләп үткәргән булган.
26 апрельдә Яңа Чишмә районы оешканнан соң, законлы хакимият кешеләрен сайлаганчы, район белән җитәкчелек итү бурычы Алексей Казаков җитәкләгән оештыру бюросына йөкләнә. Нәкъ менә шул бюро район оешканнан соң беренче Сабан туен әзерләп үткәрә дә инде. Бәйрәм сценарийын оештыру бюросы әгъзасы Владимир Кузнецов (мәрхүм инде) әзерли. 1983 елның июнь аенда төгәл билгеләнгән вакытта Сабантуй мәйданына (ул Сельхозхимия поселогына илтүче юлдан ерак булмаган аланда урнашкан иде) район халкы һәм кунаклар җыела. Барысы да тиешле дәрәҗәдә оештырыла, кибетләр дә күп, ул вакыт дефицит булган агызып сатыла торган сыра да җитәрлек була. Күңелле вакытлар, район халкы, ул кабат торгызылгач, бары яхшы тормышка өметләнә. Һәрвакыттагыча традиция буенча бәйрәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын (механизатор һәм терлекчеләрне) бүләкләүдән башлана. ХХ партсъезд исемендәге колхоз механизаторы Александр Любимов (мәрхүм инде) чәчү алдынгысы итеп таныла, аңа истәлек тасмасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла. Иң яхшы савымчы, терлекче, бозау караучылар да билгеләп үтелә. Мәйдан уртасында оештырылган барлык уеннар да кызыклы үтә. Милли көрәш тә, ат чабышлары да оешты-рыла. Милли көрәш буенча һәм авыш баганадан тәкә алуда җиңүчеләргә төп призны (ике тәкә) ХХ партсъезд исемендәге колхоз бирә. Бу турыда колхозның элекке рәисе Анатолий Холин ул вакытларны искә алып, тәкәләрне шампунь белән юдык, мөгезләрен буядык, җиңүчеләргә әлеге "чибәркәйләрне" алуы да күңелле булды, ди. Атлар кырда, Красный Октябрь посадкасыннан алып хәзер кирпеч заводы урнашкан җиргә чаклы узышты. Менге атлар 12 баш иде, ә юртаклар чабышында 4 ат катнашты. Александр Скоков юртаклар арасында җиңүчеләрне дә искә алып үтте. Ул "Храбрый летун" атында Михаил Василиванов булган, икенче булып финишка Евгений Белоглазов килгән, өченче - Семен Губкин. Район оешкач та узган беренче Сабантуйдагы җиңүчеләрне искә төшереп бетерү мөмкин түгел, әлбәттә. Иң мөһиме, законлы хакимият булмаса да, оештыручылар милли Сабан туе бәйрәмен үткәрү гореф-гадәтләрен яңадан торгыза алганнар һәм шул якшәмбедә сабан бәйрәме дә (утызынчы) булып уза.
Фото А. Скоков архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев