Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гражданнарны кабул иттеләр

8 октябрьдә безнең районга ТР да Бала хокукларын яклау буенча уполномоченный Гүзәл Удачина килгән иде. Ул Аппаратта балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча бүлек начальнигы уполномоченный Надежда Бычкова һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән берлектә гражданнарны кабул итте.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен нәтиҗәле төстә карап тикшерү өчен прокуратура, суд приставлары органнарыннан вәкилләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, опека һәм попечительлек буенча бүлек җитәкчеләре, КДН хезмәткәрләре һәм районның башка хезмәтләре вәкилләре чакырылган иде.
Кабул итүгә гр. Г. гаилә проблемасы белән килгән иде. Ул иреннән аерылган, тегесе алиментны даими төстә түләми, милек урталай бүленмәгән - килеп туган хәлдә аның балигъ булмаган өч баласы зыян күрә. Бала хокукларын яклау буенча уполномоченный аңа судка мөрәҗәгать итәргә һәм проблемаларны суд тәртибендә хәл итәргә тәкъдим ясаган. Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьевка мәктәптә булырга һәм әлеге гаиләдәге балалар белән эшләү өчен психологны җибәрергә тәкъдим ителгән, чөнки яшүсмер чорда балалар ата-ананың аерылышуын авыр кабул итәләр. Суд приставлары хезмәте начальнигы Сергей Бутин алиментны үзвакытында түләттерү өчен әлеге эшне контрольгә алган.
Аннан соң ике сеңелесен (шуның берсе Казахстанда туган) үз гаиләсенә тәрбиягә алган гр. Х. мөрәҗәгать иткән. Балага пособие исәпләү өчен Казахстан Республикасындагы ЗАГС бүлегеннән документлар кирәк, ә күп санлы запросларга җавап юк. Әлеге проблеманы хәл итү өчен РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗеваны чакырганнар, ул исә запросны Казахстан Республикасындагы коллегалары аша җибәрергә һәм килеп туган хәлләр буенча гр.Х.га булышырга вәгъдә иткән.
Яңа Чишмә районында яшәүче ике хатын-кыз гаиләгә тәрбиягә һәм опекага алган балаларын вузга урнаштыру (кертү) хакындагы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткәннәр. Аларга тәфсилле җаваплар бирелгән һәм гамәлдәге законнар тәртибе аңлатылган.
Кабул итүләргә килгән башка шәхесләргә дә киңәшләр һәм аларны кызыксындырган сорауларга аңлатмалар бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев