Гүзәл затларыбыз бәйрәме
6 мартта район башлыгы Вячеслав Козлов районда булган барлык һөнәр ияләре вәкилләре- хатын-кызлар белән очрашты. "Жемчужина"ның банкет залы 100 кешене сыйдырган, араларында кемнәр генә юк: хезмәт ветераннары - кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, күп балалы аналар, мәдәният, социаль, белем бирү, хокук тәртибе, авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр, эшмәкәрләр -...
Вячеслав Михайлович гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлады, бу тантанада барыгызны да күрүемә шатмын, диде һәм иң изге теләкләрен ирештерде.
Бәйрәмдә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаковның ярдәмчесе Илдар Кадыйров күп балалы аналарга төп хезмәтләре - балалар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдереп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Гүзәл хатын-кызларыбызны шаяртып та, җитди итеп тә Эдуард Хираҗев, Ришат Билалов, Сергей Баранов, Николай Пашутин, Владимир Островский, Роман Губкин котлады - бар да үз фантазиясен эшкә җигеп, хатын-кызларның күңелләрен күрделәр, сыйладылар. Кайбер ир-атлар юмартланып, өстәл янында бер
гә утыручы ханымнарга сувенирлар да бүләк иттеләр. Бу күңелле һәм рәхәт мизгелләр булды.
Төрледән-төрле тәм-томнар тулы өстәлләр янында бәйрәм чарасы дәвам итте: чараны алып баручы Надежда Зыкова һәм Михаил Демидовлар һәр кунакның исемнәрен атап, күрсәткән хезмәтләрен санап сөйләп үттеләр. Хатын-кызлар һәм мәхәббәт турында назлы сүзләрдән генә торган җырларны районда таныш артистлар башкарды, нигездә ир-атлар: "Сувенир" ВИА, Илназ Шәйхетдинов, Владимир Охотников һәм Сергей Моляковлар. Шулай да бәйрәмдә хатын-кыз җырчылар да читтә калмады, кунаклар Зинаида Кондеева, Вера Коновалова, Юлия Сафиуллина, Ләйсән Шәйхетдинова, Гөлназ Насыйрова башкаруында җырлар ишеттеләр. Әгәр хатын-кызның кәефе яхшы икән, бу инде бәйрәм дигән сүз. Яңа гына ТР Президенты белән очрашуда булып кайткан район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Наилә Закирова һәммәсен дә бәйрәм белән котлады. Ул Казанда хатын-кызлар делегациясен югары дәрәҗәдә каршы алулары һәм барысы да бик яхшы булуы хакында, әмма… әлеге залга килеп керү белән таныш йөзләрне күрүгә ниндидер җылылык һәм рәхәтлек тоюы бәйрәм кәефен тагы да күтәрүе турында сөйләде. Саубуллашыр алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов исеменнән хатын-кызларга бүләкләр тапшырдылар. Рәхмәт йөзеннән алар бергәләшеп ир-атлар өчен "Офицерлар" дигән җырны башкардылар.
Рәсемдә: укытучы Марина Петрова, пешекче Светлана Шерстобитова һәм мәдәният хезмәткәре Вера Коновалова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев