Халык батырлыгы мәңгегә хәтердә
9 майда район үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү яулавына 68 ел тулуга багышланган тантаналы митинг булып узды.
Бу бәйрәм көнендә Яңа Чишмәдә булган сугышчы- якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына киләчәк буыннар өчен гомерләрен биргән авыл-дашларын искә алырга байтак кеше җыелган иде. Шарлардан ясалган гирляндалар, баганаларга тарттырылган плакатлар, әләмнәр - бәйрәм төсмере бирсә, матур итеп киенгән укучылар колоннасы тагы да ямь өстәде. Ирина Слимова белән Илназ Шәйхетдинов митингны аһәңле, матур тавыш белән алып бардылар.
Муниципаль район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрне Җиңү көне белән җылы котлады. Үз чыгышында ул канкойгыч сугыш елларында 26 миллионнан артык Совет гражданының илебез азатлыгы өчен һәлак булуын, районда яшәүче һәр кешенең Җиңүгә үз өлешен кертергә омтылуын билгеләп үтте. 9 май - безгә батырларның алларында баш ию мөмкинлеге биргән изге бәйрәм, тик сугышның тере шаһитлары елдан-ел кими бара. Районда 29 Бөек Ватан сугышы ветераны, ветераннарның тол калган хатыннары - 93 кеше һәм 431 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Ветераннарны һәм толларны торак белән тәэмин итү программасы (федераль) буенча 160 кеше республика исемлегенә кертелде, шуның 159-сы торак шартларын яхшыртты. Бүгенгесе көндә дә районда (Әдәмсә һәм Архангелда) шундый ике йорт төзелә, бүген Андреевка һәм Яңа Иванаево авыл-ларында сугыш кырла-рында һәлак булганнар истәлегенә яңа һәйкәлләр ачыла, район үзәгендә тыныч вакытта вафат булган сугыш ветеран-нары һәм тыл хезмәтчән-нәре истәлегенә һәйкәл торгызу турында карар кабул ителде. Килер буыннарга без егерменче гасырның иң канкойгыч сугышы турында чынбарлыкны тулысы белән җиткерергә тиешбез. "Беркем дә, берни дә онытылмый" дигән девиз тормышка ашырылачак, мәңгелек ут беркайчан сүнмәячәк, диде ул.
Җиңү Көне белән котлап район башлыгы һәммә кешегә тынычлык, иминлек, мул тормыш, бәхет-шатлык, сәламәтлек, озын гомер теләде.
Республикабыз җитәкчелеге исеменнән яңачишмәлеләрне ТР-ның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану буенча Идарә начальнигы Дмитрий Иванов бәйрәм белән котлап, һәммәсенә сәламәтлек теләде. Районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков та җылы котлау сүзләре ирештерде. Урта мәктәп, гимназия һәм балалар сәнгать мәктәбендә укучыларның чыгышлары бик матур һәм истә калырлык булды.
Һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл алдына гирляндалар, веноклар һәм чәчәкләр салганнан соң, яңачишмәлеләр һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шунда ук бәйрәм салюты бирелде. Мәйдан янәшәсендә саф һавада ветераннар өчен бәйрәм өстәлләре хәзерләнгән иде, кыр кухнясы да эшләде, фронттагыча 100әр грамм "сый" да булды, ветераннарны исә гимнастерка кигән кызлар сыйлап йөрде. Барлык ветераннар, толлар, тыл хезмәтчәннәре азык-төлек пакетларына да тиенделәр. Бу чара бик матур, җанлы килеп чыкты.
9 май кичендә РМЙ каршындагы мәйданда "Ликуй, Победа" дип исемләнгән зур концерт һәм бәйрәм салюты бирелде.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев