Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Халык батырлыгын онытмыйк

9 май көнне район үзәгендә совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңү яулавына 69 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.

Бәйрәм алдыннан, 8 май көнне, районның барлык торак пунктларында митинглар булып узды, ветераннарны, һәлак булганнарның тол калган хатыннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Алар 9 май көнне авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп митингка район үзәгенә килделәр. Шушы бәйрәм көнендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янына һәлак булган авылдашларыбызны искә алырга олысы-кечесе җыелды. Һәйкәл каршындагы мәйдан бәйрәмгә матур итеп шарлар, әләмнәр белән бизәлгән иде, район үзәгеннән матур итеп киенеп митингка җыелган мәктәп, учреждение, оешма коллективлары да бәйрәм атмосферасы тудырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җитәкчелегендә хәзерләнгән мәктәп һәм балалар сәнгать мәктәбе укучыларының, мәдәният хезмәткәрләренең күңелләргә үтеп керерлек әдәби-музыкаль чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Ул УМС директоры Надеҗда Зыковага, БСМ директоры Ирина Слимовага, БСМ укытучысы Светлана Пьянзинага, укытучылар Александр Хорьков (Екатерина УМ), Максим Сальцинга (Черемухово УМ) һәм ҮКС хезмәткәрләренә сценарий хәзерләүдә һәм митинг үткәрүдә күрсәткән тырышлыклары, намуслы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрне һәм кунакларны Җиңү Көне белән җылы котлады. Ул фронтта 10 меңләп яңачишмәленең сугышуын, бүгенгесе көндә ул дәһшәтле сугышның нибары 26 шаһиты калуын билгеләп үтте. Алар бар да уңайлыклары булган торак белән тәэмин ителгәннәр, шул исәптән сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары да (район буенча алар 163 кеше - федераль программа буенча торак алдылар). Җиңү Көне алдыннан гына Петропавел Бистәсендә шундый өй туе узды, дип билгеләп үтте ул. Район башлыгы һәммә кешегә иминлек, сәламәтлек, озын гомер, уңышлар теләде. Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча Идарә начальнигы Дмитрий Иванов Республика җитәкчелеге исеменнән яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлап, барыбызга да сәламәтлек теләде. Ветераннар Советы рәисе Александр Скоков һәм сугыш ветераны Хәниф ага Зарипов авызыннан җылы котлау сүзләре яңгырады. Митингка Кырымны азат итүдә катнашкан якташларыбызның балалары һәм оныклары чакырылган иде, Керчь өчен барган сугышларда һәлак булган Иван Лукоянов оныгы Елена Антонова рәхмәт сүзләреннән соң быел "Сәмум" корабленә хезмәт итәргә баручы егеткә бер уч туган җир туфрагы тапшырды.
Һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына веноклар һәм гирляндалар куйганнан соң яңачишмәлеләр һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аннан бәйрәм салюты бирелде. Мәйдан янәшәсендә ачык һавада ветераннар өчен бәйрәм өстәлләре хәзерләнгән иде. Район эшмәкәрләре бу көнне хәйрия акциясе үткәрделәр - теләүчеләрне тәмле ризыклар (кырым-татар кухнясыннан) белән сыйладылар. Аннан ветераннарны һәм толларны бәйрәм табынына чакырдылар. Бәйрәм бик матур узды. Район башлыгы Вячеслав Козлов Дмитрий Иванов белән бергәләп митингтан соң сугыш ветераннары Александр Зубатов, Семен Карточкин һәм Петр Сальцин янында булдылар (алар Черемухово Бистәсендә яшиләр) һәм Татарстан хөкүмәте исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Кичен РМЙ алдындагы мәйданда бәйрәм концерты һәм салют бирелде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X