Халык байлыгын саклыйлар
Узган атнада Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Аксубай лесничествосының Ибрай участогында үз эшенең остасы булган һәм аны чын күңелдән башкаручы, урманның сакланышын тәэмин итүдә һәм аны үстерүдә зур тырышлык куючы Валентин Коробочкин егерменче ел мастер булып эшли. Евгений СТАРОВ Ибрай участок лесничествосы территориясе мәйданы 8,5 мең гектардан артык исәпләнә, шуның...
Узган атнада Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Аксубай лесничествосының Ибрай участогында үз эшенең остасы булган һәм аны чын күңелдән башкаручы, урманның сакланышын тәэмин итүдә һәм аны үстерүдә зур тырышлык куючы Валентин Коробочкин егерменче ел мастер булып эшли.
Евгений СТАРОВ
Ибрай участок лесничествосы территориясе мәйданы 8,5 мең гектардан артык исәпләнә, шуның 4 мең гектары Яңа Чишмә муниципаль районы территориясенә керә. Валентин белән бергә Айрат Җамалиев та мастер булып эшли. Илдар Хәбибуллин - участок лесничие. Әлеге зур булмаган коллектив урманны саклауда, бүлеп бирелгән участоклардан дөрес файдалануны контрольдә тотуда, янгынга каршы куркынычсызлык тәэмин итүдә намуслы хезмәт куя. Янгын таралу мөмкинлеген булдырмый калу максатыннан урман массивлары тирәли сөреп чыгалар.
Ел саен язын 5 меңгә якын үсенте (урман культуралары) утыртыла, территорияләрне төзекләндерүгә район оешмалары өчен язын һәм көзен 1000нән артык үсенте бүлеп бирелә. Күптән түгел төзелеп ятучы бассейн тирәсенә утырту өчен бик матур чыршылар бүлеп бирелгән. Ел саен мохтаҗ булган район кешеләре авыл җирлекләреннән алынган белешмәләр буенча торак йортларын һәм каралтыларны ремонтлауга яисә төзелеш өчен урман (төпләп) сатып алалар. Аксубай лесничествосында әзер пиломатериал сатып алу мөмкинлеге дә бар. Ел саен урман мастерлары питомникка утырту өчен төрледән-төрле агач орлыгы әзерли. Урман хезмәткәрләре эшчәнлегендә агачларда корткычларны табу һәм аларга каршы көрәш алып бару өчен лесопатологик тикшерү үткәрү аерылгысыз өлеш булып тора.
Урман хезмәткәрләре мөһим һәм кирәкле эш башкара, алар табигать байлыгын саклыйлар һәм тагы да арттыралар, нәкъ менә шушы намуслы хезмәтләре өчен бар кеше дә аларга рәхмәтле.
Рәсемдә В. Коробочкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев