Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хат ташучылар һәм элемтә бүлекчәләре арасында конкурс

2015 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясен стимуллаштыру максатларында "Татмедиа" АҖ хат ташучылар һәм "Татарстан почтасы" УФПС почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс үткәрә. Конкурска йомгак 2015 елның августында ясалачак. Җиңүчеләрне "Татмедиа" АҖ газеталары һәм журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр (критерийлары булып 2014 елның 2 нче ярты еллыгына булган тираж санына...

2015 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясен стимуллаштыру максатларында "Татмедиа" АҖ хат ташучылар һәм "Татарстан почтасы" УФПС почта элемтәсе бүлекчәләре арасында конкурс үткәрә.
Конкурска йомгак 2015 елның августында ясалачак. Җиңүчеләрне "Татмедиа" АҖ газеталары һәм журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләячәкләр (критерийлары булып 2014 елның 2 нче ярты еллыгына булган тираж санына карата 2015 елның 2 нче ярты еллыгына тираж санының арту күләме (халык санына карата процентларда) тора, ягъни хат ташучылар хезмәт күрсәтә торган йортлар санына карата исәпләгәндә "Татмедиа" АҖ басмаларына язылучылар саны (барлыгы)).
Өч номинациядә ("Иң яхшы шәһәр почтальоны", "Кече шәһәрнең иң яхшы почтальоны", "Иң яхшы авыл почтальоны") беренче урыннарны яулаучы почтальоннар 16644 сум күләмендә акчалата премия (шул исәптә НДФЛ 1644 сум) белән бүләкләнәчәкләр.
"Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе" номинациясендә "Татмедиа" АҖ басмаларына иң күп яздыручы бер бүлекчә 30 мең сумлык кыйммәтле бүләк белән бүләкләнәчәк.
Шулай итеп, хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, язылу кампаниясен актив үткәреп, сез конкурс призерлары була аласыз. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, тиражлар язылучылар санының йорт санына карата булган чагыштырмасыннан чыгып исәпкә алыначак.
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы редакциясе дә иң югары тираж туплаучы хат ташучыларга үзенең өч премиясен булдырды (1200, 1000 һәм 800 сум). Нәтиҗәләр 2015 елның июлендә ясалачак.
Язылу кампаниясе дәвам итә, һәммәгезгә дә уңышлар телибез.
Сезнең "Яңа Чишмә хәбәрләре"гез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев