Районыбыз игенчеләре бөртекле культуралар уңышын урып-җыю эшенә керештеләр. Үткән атнада инде "Яңа Чишмә" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә һәм "Козлова М.И." КФХ-да арышның беренче гектарлары урып җыештырылган иде.
Район буенча барлыгы 51,5 мең гектардан артык бөртекле культуралар урып-җыясы бар, шуның 12,6 мең гектары көзге бодай һәм арыш, 21800 гектары сабан бодае, 11900 - арпа, 2800 - солы, 1500 - борчак, 500 - бөртеккә кукуруз, 100 - вика һәм 140 шар гектарда - карабодай һәм тары.
Комбайннарның техник яктан әзерлеге канәгатьләнерлек, аларның герметиклылыгына аерым игътибар сорала һәм янгынга каршы җиһазлар (ут сүндергечләр, ком төягән әрҗәләр һ.б.) белән тәэмин итү дә кирәк - болар бар да урак чорында бәла-казага юл куймау өчен кирәк.
Хәзер авыл кешесе өчен үтә дә киеренке эш чоры җитте, шуңа да комбайннарның барын да кыска срокларда урып-җыю эшләренә тупларга кирәк. Белгечләр мәгълүматларына караганда, бөртеклеләр үскән җирдән көн саен 2,5-3 процент дымлылыкны югалта баралар, югалтуларга юл куймас өчен аларны кыска срокларда урып-җыярга кирәк.
Район хуҗалыкларында 97 комбайн исәпләнә, ә урып-җыеласы мәйдан - 51,5 мең гектардан артык һәм бу бик зур мәйдан. Бер комбайнга йөкләнеш (нагрузка) - 530 гектар һәм тәүлегенә 1600 гектарда эш башкарганда игенчеләргә урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен бер айдан артык вакыт кирәк булачак (көннәр яхшы торганда һәм техника ватылуларсыз эшләгәндә, әлбәттә).
Кайбер хуҗалыкларда әле ындыр табакларын, үлчәү хуҗалыкларын, киптерү һәм сортларга аеру агрегатларын хәзерләүдә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, аларны тулысынча ашлык кабул итүгә хәзерләргә кирәк.
Р.S. Язма басылыр алдыннан без "Козлова М.И." КФХ кырларында булдык, биредә 8 комбайн оешкан төстә көзге игеннәрне урып-җыю белән мәшгуль. Араларында икенче сезон КФХ-да хезмәт куючы яшь комбайнчы Дмитрий Козлов та бар, моңарчы ул "Кулон" а/ф-да эшләгән.
Комбайнда ул 16 яшьтән, механизаторлык стажы да 15 еллап.
3 көн эчендә Дмитрий 186 тонна ашлык суктырган һәм районда алдынгылар сафында бара.
-Уңыш әйбәт чыга, гектарына 25 ц чамасы, бункер тиз тула, - ди ул.
Азат МУСИН
Нет комментариев