Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Районыбыз игенчеләре өчен үтә җаваплы чор җитте - язгы кыр эшләре башланды. Авыл хуҗалыгы оешмалары аны ничек үткәрерләр - 2014 ел уңышының язмышы шуңа бәйле булачак.

Язгы кыр эшләре барышында район буенча 57 мең гектардан артык мәйданда дым каплатасы бар. Бу эшкә барлыгы 118 тырмалау агрегаты хәзерләнгән, аларның тәүлеклек җитештерүчәнлеге - 7080 гектар. Шуңа өстәп тагын 17720 га мәйданда уҗымнарны һәм 13180 га мәйданда күпьеллык үлән басуларын тукландырасы һәм тырмалап чыгасы бар.
Сабан культуралары чәчеләсе мәйдан 50 мең гектардан артык тәшкил итә. Сабан бодае - 20,5 мең, арпа - 12,1 мең, солы -2800, борчак - 980, вика - 50, бөртеккә кукуруз 800 гектар мәйданда чәчеләчәк. Берьеллык үләннәр 4500 га, рапс - 300, силоска кукуруз -5800, шепкән 220 га җир билиячәк.
Чәчүдә 182 чәчү агрегаты эшләргә тиеш, шуның 12-се югары технологияле чәчү комплексы, аларның тәүлеклек җитештерүчәнлеге 4000 гектардан артык. Культивация эшләре өчен 82 агрегат хәзерләнгән, аларның тәүлеклек җитештерүчәнлеге 4950 га тәшкил итә.
Эш планы буенча тырмалау эшләре 8 көндә, культивация - 9, чәчү 11 көндә башкарылырга тиеш, әлбәттә инде көннәр матур торганда.
Минерал ашламалар запасы хәзер тулыландырыла, әлегә ул 3610 тонна гына (шуның 200 тоннадан артыгы - катнаш ашлама).
"Татарстан", "Кулон" агрофирмалары, "Зубов В.С." КФХ беренчеләрдән булып кырга чыктылар һәм күпьеллык үләннәр, уҗымнар тукландыруга керештеләр. "Туман" һәм "Роса" агрегатлары белән 3000 гектар чамасы уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр тукландырылган инде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X