Хәерле юлга, игенчеләр!
Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте - тиздән язгы кыр эшләре башлана. 2013 ел уңышының язмышы игенчеләребезнең уңышлы эшләүләренә бәйле. Азат МУСИН Язгы кыр эшләре барышында район буенча 64,7 мең гектардан артык мәйданда дым каплатырга кирәк булачак. Барлыгы тәүлегенә 7 мең гектардан артык җир эшкәртә алучы 120 тырмалау агрегаты әзерләнгән....
Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте - тиздән язгы кыр эшләре башлана. 2013 ел уңышының язмышы игенчеләребезнең уңышлы эшләүләренә бәйле.
Азат МУСИН
Язгы кыр эшләре барышында район буенча 64,7 мең гектардан артык мәйданда дым каплатырга кирәк булачак. Барлыгы тәүлегенә 7 мең гектардан артык җир эшкәртә алучы 120 тырмалау агрегаты әзерләнгән. Шулай ук 13 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм 15 мең гектарга якын көзге культураларны тукландырырга һәм тырмаларга туры киләчәк.
Барлык чәчү эшләре алып барыласы мәйдан 51,4 мең гектар тәшкил итә. Сабан бодае 23,3 мең гектар мәйданны билиячәк, арпа - 13,5 мең га, солы - 2160, борчак - 820, вика - 72, карабодай 105 гектарда чәчеләчәк. Катнаш азык 2700 гектар мәйданда чәчеләчәк, берьеллык үләннәр - 2250, рапс - 550, кукуруз - 5200 га.
Чәчүдә 182 чәчү агрегаты эшләячәк, шуның уникесе - югары технологияле чәчү комплексы, аларның тәүлеклек җитештерүчәнлеге 5000 гектардан артык тәшкил итә. Туңга сөрелгән җирләрне культивацияләү өчен тәүлегенә 5000 гектарга якын җир эшкәртүче 82 агрегат хәзерләнгән.
Эшче план буенча тырмалау эшләре - 8, культивация - 7 һәм чәчү 12 көн эчендә башкарылырга тиеш.
Хәзергә минераль ашламалар запасы тулыландырыла, әлегә районда 4000 тоннага якын ашлама бар.
Район кырларына беренчеләрдән булып "Татарстан" һәм "Кулон" агрофирмалары механизаторлары күпьеллык үлән һәм көзге культуралар басуларын тукландыруга чыктылар. "Туман" һәм "Роса" агрегатлары ярдәмендә 3000 гектарга якын көзге культуралар һәм күпьеллык үлән басулары тукландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев